"Минзәлә" газетасының яңа саны иртәгә сатуга чыга
Район газетасының 1 ноябрь, 2019 ел саны кадерле укучыларыбыз өчен кызыклы, файдалы һәм гыйбрәтле материалларга бай.
1-2 биттә Иске Маҗын авылы җирлегендә КФХ оештырып, уңышлы эшчәнлек алып баручы Андрей Клещевников хакында языла. 1-5 битләрдә 2 нче урта мәктәптә дөрес туклануга багышланган семинар хакында мәгълүмат урын ала, "Чиста шәһәр" предприятиесенең кышкы сезонга әзерлеге турында 3 биттә укый аласыз. Минзәлә районы яңалыклары белән хәтта Америкада да кызыксыналар икән. Тагын кайсы илләрдә Минзәлә яңалыкларын күзәтеп баралар - бу хакта 4 биттә. Үзмәшгуль Елена Юлдашева турында 5 биттә, ТОС-3 нең чираттагы чарасы хакында - 6 биттә укыгыз. Үтә дә четерекле аборт темасы хакында яшь журналистыбыз Чулпан Шафикованың 8 биттә саллы материалы, ә 9 биттә Флүрә Мусинаның район архитекторы Владимир Петровның әңгәмәсе дөнья күрә.
Шушы һәм башка язмаларыбыз белән танышасыгыз килсә, иртәгесе санны кулыгызга алыгыз. Газетаны кибетләрдә дә табып була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев