Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

"Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 10 гыйнварда чыгучы санына күзәтү

Хөрмәтле укучылар, сезне район газетасының 2020 елда чыгучы 1 нче санының эчтәлеге белән таныштырып узабыз!

Мәшгүльлеккә ярдәм итү милли проектка әйләнгәч, бу юнәлеш район хакимиятенең, район башкарма комитетының стратегик эш формасына әверелде. Бу темага кагылышлы семинарның  чираттагысы Иске Иркәнәш авыл җирлегендә үтте. Бу хакта тулырак Дилфас Галиевның  1-2 битләрдә “Иркәнәштә килешеп эшлиләр” мәкаләсендә.

“Кибеттә әби-чәбиләр яныннан узганда, тукталышта үз автобусыңны көткәндә яисә чиратта басып торганда, еш кына замана буынын җавапсыз һәм пассив булуы өчен орышканнарын ишетәсең.  Ни дисәгез дә, курыкмыйча, горур итеп, “хөрмәтле апалар, мин сезнең белән килешмим!”-дип белдерәм. Яшьләрнең күбесе – бик актив, идеяле һәм энергияле”, - дип яза 3 биттә “Яшьләрне начар димәгез!” дигән мәкаләсендә Чулпан Шафикова.

4 биттә җәмгыятьтә зур хөрмәткә ия райондашларыбыз  Мияссәрә Габдуллина һәм Тәгъзимә Мөхетдинова турында мәкаләләр чыга

Түбән Тәкермән авылының тарихына кагылышлы Хәниф Гәрәевның язмасы 5 биттә. Шушы ук биттә “ЭтноМинзәлә” конкурсының йомгагы.

6 биттә “Хокукый ликбез” сәхифәсе.

7 биттә рәсми сәхифә, 8 биттә котлаулар.

Исегезгә төшерәбез, быелдан башлап район газетасы 8 полосада чыга башлый. Тик укучыларыбызга мәгълүматсыз калу янамый. Безнең сайтка һәм социаль челтәрләргә рәхим итегез!

Районыбыз газетасында болардан тыш та үзегезгә кызыклы информация таба алырсыз, дип ышанып калабыз. Сүз уңаеннан, сез безнең хәбәрләр белән нинди ысул аша танышасыз? Сезне бу хакта сораштыруыбызда катнашырга чакырабыз. Газетаны район кибетләрендә дә сатып алырга мөмкин икәнен онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X