Минзәлә
  • Рус Тат
  • “Минзәлә”-“Мензеля” газетасының 14 гыйнвар, 2022 ел санына анонс

    Район газетасының Яңа елдагы беренче саны үз укучыларын сәламли

    Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"

    "Минзәлә” газетасы иртәгә сезне районыбыз кибетләрендә һәм почта тартмаларында көтә!

    Яңа рубрика – “menzela.ru ниләр яза”: сайтыбызда чыккан хәбәрләрнең кыскача вариантлары чыга башлый.

    Ковид штаммнары яңара – ревакцинация турында онытырга ярамый. Бу хакта 1 биттә.

    “Безнең ишек алды” программасына быел кайсы йортлар керә? Аларның исемлеге 2 биттә.

    Чыгышы белән районыбызның Кызыл Төбәк авылыннан булган легендар шәхес Фрил Әхмәтов турында 3 биттә.

    4 биттә – 6 гыйнвар көнне туган көнен билгеләп үткән хезмәттәшебез Кадрия Мәрданова турында укыгыз.

    5 биттә – укучыларыбыз өчен күчтәнәч, 2022 елга календарь.

    Интернетта нинди характердагы информация урнаштырган өчен җаваплылыкка тартылырга мөмкин? Бу хакта – “Событие недели” кушымтасында.

    Табиб-репродуктологка кайчан мөрәҗәгать итәргә? Әлеге четерекле сорауга җавапны “Атна вакыйгалары” кушымтасында чыккан мәкаләдә эзләгез.

    ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: