Минзәлә
  • Рус Тат
  • "Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 2022 ел, 3 июнь саны анонсы

    “Экология” милли проекты нигезендә башкарылган эшләр нәтиҗәсендә Юртау авылында тормыш дәрәҗәсе тагын да яхшыра – бу хакта 1-2 битләрдә укыгыз.

    (Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

    "Минзәлә” газетасы иртәгә сезне районыбыз кибетләрендә һәм почта тартмаларында көтә!

    “Әнәк”агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе хезмәтчәннәре Минзәлә районында сабан культураларын  чәчүне беренчеләрдән булып тәмамладылар - шулай ук 1-2 битләрдә укыгыз.

    Райондашыбыз Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган дип саналган бабасының каберен 32 елга сузылган эзләнүләрдән соң гына тапкан; Минзәлә ЭЭМ бүлеге хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераны, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Александр Балакаев каберенә барып, аңа чәчәкләр салдылар – бу хакта 5 биттә.

    Бу санда шулай ук Минзәләнең данлыклы пенсионер спортчысы Хәниф Гәрәев, үз йорты янында оригиналь миләшләр үстерүче Рәмзил Бәдриев турында укыгыз.

    “Атна вакыйгалары” – “События недели” кушымтасында безнең Минзәлә районыннан фермерлар Инсаф һәм Раушания Адиевлар турында да мәкалә чыга.

    ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: