Минзәлә
  • Рус Тат
  • "Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 24 декабрь, 2021 ел санына анонс

    Яңа ел бәйрәмнәренә бәйле рәвештә газетабызның алдагы саны 29 декабрьдә, киләсе чәршәмбе көнне чыгачак.

    (Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")

    "Минзәлә” газетасы иртәгә сезне районыбыз кибетләрендә һәм почта тартмаларында көтә!

    Бурычлыларга пенялар өстәләчәк, шуңа салымнарны вакытында түләү мөһим – 3 битне укыгыз.Тулбай авылының Сәгыйрь һәм Гөлсинә Билаловлар гаиләсе мунчаларында музей булдырганнар. Өстәвенә, Сәгыйрь – агач эшләре остасы. Әлеге талантлы гаилә турында 4 биттә укыгыз.

    Үзара салым 2022 елда ничә сум булачак, аңа нинди эшләр башкарырга планлаштырыла? Бу хакта 5 биттә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рамил Шәйсуваров белән әңгәмәдә. Кызганыч, әмма минзәләлеләр дә мошенниклар кармагына эләгәләр. Соңгы ике айда әлеге төр җинаять очраклары турында – 7 биттә.

    Татарстанда Яңа ел нинди шартларда узачак? Бу турыда – “Атна вакыйгалары” һәм “События недели” кушымталарында.

    ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: