Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

"Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 6 декабрьдә чыгасы санына күзәтү

Узган атнада Минзәлә районында ниләр булды?

“Шәһәребез территориясендә гражданнардан үзара салым кертү мәсьәләсе буенча җирле референдум 8 декабрьдә була. Үзебез яшәгән тирәлектә уңайлы шартлар булдыруга үзебездән дә өлеш керсен дисәк, референдумда актив катнашырга, үзара салым җыюга карата үзебезнең позициябезне белдерергә кирәк”. Тулырак – 1 биттә

IV Татарстан православ җәмәгатьчелек форумына барып кайтулары турында безгә Казанско-Богородицкая чиркәве рухание Евгений Лазарев сөйләде – 2 бит, “Евгений Лазарев: “Тискәре күренешләрне бергәләп кенә җиңәргә мөмкин” мәкаләсе.

Казанда WorldSkills Russia «Яшь профессионаллар" төбәк чемпионатының беренче һәм төп этабы тәмамланды.  Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы командасы 6 студент, 2 юниор һәм 6 эксперт составында биш компетенциядә катнашты һәм югары нәтиҗәләр күрсәтте. Бу хакта Чулпан Шафикованың Бердәм булып алга таба мәкаләсендә (3 бит)

“Үз аякларыңда йөри алу, үз күзләрең белән күрү, мөстәкыйль сулыш алу – болар нинди зур бәхет! Шушы көннәрдә без сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле булса да, спорт белән мавыккан яшүсмерләрнең берсе – Иске Матвеевка авылындагы Раил Авзалов белән аралаштык”. Бу хакта тулырак газетабызның 4 битендәге Флүрә Мусинаның “Язмыш сынавыннан көчлерәк булып” мәкаләсендә.

Яңа юл төзелгәч, Минзәлә-Казан арасы тагын да якынаячак. “Әлеге юл каян үтәчәк?” дигән сорауга җавап газетабызның 5 нче битендә.

“Бүгенге көндә театр труппасында алар аз һәм бик кадерле кешеләр. Зур тормыш мәктәбе, бай иҗади юл узган өлкәннәребезне алтын бөртекләргә тиңләр идем. Аларның һәр әйткән сүзе, килеш-кыяфәте, югары сәхнә культурасы яшьләр күңеленә алтын орлык булып төшеп, киләчәк иҗат юлларында үсентеләр бирәчәк. “Без бит Венера апа Нигъмәтуллина, Рәзилә апа Муллина, Хафиз абый Хамматуллин, Әхнәф абый Исрафиловлардан өйрәнеп үстек, алар белән бер сәхнәдә уйнадык”, -дип сөйләячәкләр әле”, - дип языла газетабызның 6 битендә чыгачак театрның әдәби бүлеге мөдире Нурсибә Адиеваның Татарстан халык артисты Венера Нигъмәтуллинага  багышланган “Затлы ханым” мәкаләсендә.

 7 биттә редакция тарафыннан газетага язылучылар арасында бүләк уйнатуда җиңүчеләр турында мәкалә чыгачак.

“Педагогика көллиятенең актлар залында иң актив, инициативалы, идеяле һәм энергияле студентлар җыелды. Шәһәр урта уку йортларының студентлар үзидарәсе лидерлары эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, үзләренең лидерлыгын, рейтингларын күтәрү максаты белән белем бирү учреждениесе данын якладылар, шулай ук аларның җаваплы инстанцияләргә төрле, үзләрен борчыган сорауларын турыдан-туры бирү мөмкинлеге дә булды”, - дип яза 8 биттә Чулпан Шафикова.

9 бит Наратлы-Кичү авылында картиналар галереясы ачылуга багышланган.

“Наратлы Кичү картиналар галереясы Татарстанда әлегә авылда оештырылган бердәнбер даими күргәзмә. Аның ишекләре сәнгать сөйгән һәркешегә ачык. Оҗмахка тиң матурлык, гөлбакча  кайда дисәләр, Наратлы Кичүдә дияр идем мин” – дип яза шагыйрь, “Шәһри Чаллы” газетасының баш редакторы Мирһади Разов.

Шушы ук темага “Һәр сүрәттән сер бөркелә: туган якның сихри мизгелләре” мәкаләсен Дилфас Галиев тәкъдим итә.

Шулай ук Дилфас Галиев 10 биттә райондашларыбыз белән берлектә “Ришвәткә урын бармы?” соравына җавап эзли

11 бит – рәсми сәхифә, ә 12 биттә котлаулар һ.б. материаллар урын алачак.

Районыбыз газетасында болардан тыш та үзегезгә кызыклы информация таба алырсыз, дип ышанып калабыз. Сүз уңаеннан, сез безнең хәбәрләр белән нинди ысул аша танышасыз? Сезне бу хакта сораштыруыбызда катнашырга чакырабыз. Газетаны район кибетләрендә дә сатып алырга мөмкин икәнен онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X