Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

"Минзәлә"-"Мензеля" газетасының иртәгә 23 апрель саны чыга

Салымнар буенча бурыч социаль ярдәмсез калдырырга мөмкин, күчмә һәм күчемсез милекне сатканнан соң тапшырыла торган 3-НДФЛ декларациясен тапшыру вакыты якынлаша – бу хакта тулырак 3 биттә укыгыз.

(Минзәлә, "Минзәлә-информ")

Минзәлә районының 2 егетенә 1У формасындагы белешмә биргәннәр, берничә хәрби хезмәткә чакырылучының белеме юк, ә иң әзерлекле егетләр Кара диңгез флотына барачаклар – 5 битне укыгыз.

"Минзәлә” газетасы иртәгә сезне районыбыз кибетләрендә һәм почта тартмаларында көтә!

Яшьләр сәясәте учреждениеләренең миллионнар алу мөмкинлеге бар, дөрес, тырышырга кирәк  - бу хакта шулай ук 5 биттә.

ТР премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиевның визиты турында 1-2 биттә укыгыз.

"Ана даны" – "Материнская слава" медаленә лаек булган Миләүшә Каюмова 5 баланы ничек тәрбияләве (аларның берсенең физик мөмкинлекләре чикләнгән) һәм гаиләдә хатын-кызның роле турында сөйли. Бу хакта тулырак – 4-5 битләрдә.

Аллергиядән ничек арынырга? Каен суының файдасы нинди? Яр Чаллыдан 90нчы еллар татар эстрадасы йолдызларының берсе Әлфия Җәләлова белән әңгәмә -  "Атна вакыйгалары" кушымтасын укыгыз.

Татарстанда мәгариф өлкәсендә коррупция белән ничек көрәшәләр? Минтимер Шәймиев республиканың мәдәни мирасын саклаган өчен бүләкләр тапшырды. 2021 елның беренче кварталында республика бюджеты нәтиҗәләре – болар турында "События недели" кушымтасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев