Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

Иртәгә “Минзәлә”-“Мензеля” газетасының яңа саны дөнья күрә

Хөрмәтле укучыларыбыз, сезне газетабызның 15 ноябрь көнне чыгасы саны белән таныштырабыз.

1-2 битләрдә алдынгы карашлы игенче Рәкип Фәрхетдинов, 1-6 битләрдә “Иң яхшы авыл клубы һәм мәдәният йорты” конкурсында җиңү яулаган Татар Мөшегесе авыл клубы хакында укыгыз.

Райондашларыбыз өчен “халыклар бердәмлеге” дигән төшенчә нинди мәгънәгә ия? Ул хакта 2-9 биттә укыгыз. Шулай ук 2-9 биттә Хәрби хезмәткә чакыру хакында да кызыклы информация урын ала. Газетабызга альтернатив юл белән язылуның нинди өстенлекләре бар? Әлеге ысулдан нәтиҗәле файдаланучы оешмалар хакында 3-4 биттә укыгыз.

“Этнографик диктант” һәм “Кыз урлау” спектакленнән тәэсирләр белән 5-6 битләрдә таныша аласыз.

7 биттә авылларда үзара салым акчасына нәрсә эшләнгәне белән таныша аласыз.

11-12 битләрдә районыбыз футболчыларының чираттагы уңышлары турында языла.

Районыбыз газетасында болардан тыш та үзегезгә кызыклы информация таба алырсыз, дип ышанып калабыз. Сүз уңаеннан, сез безнең хәбәрләр белән нинди ысул аша танышасыз? Сезне бу хакта сораштыруыбызда катнашырга чакырабыз. Газетаны район кибетләрендә дә сатып алырга мөмкин икәнен онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X