Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

“Минзәлә”-“Мензеля” район газетасының 1 июль санына анонс

«Минзәлә”-“Мензеля” район газетасының 1 июль саны дөнья күрде. Әлеге сан 2022 елның икенче яртыеллыгында беренче сан.

Әгәр дә билгеле бер сәбәпләр аркасында район газетасына языла алмый калгансыз икән, сез аны түбәндәге кибетләрдән сатып алып укый аласыз

Әлеге санда нинди мәкаләләр урын алган соң, әйдәгез бергәләп күзәтү ясыйк.

Минзәләлеләр Екатеринбург шәһәрендә Сабантуй үткәрүдә зур булышлык күрсәтте. 1нче биттәге төп материал – шул Сабантуйдан репортаж.

Балалар рәхәтләнеп җәйге каникулларда ял итә. Алар өчен районыбызда төрле юнәлештәге лагерьлар эшли. 1 нче һәм 8 нче битләрдә “Олимпиец» һәм “Патриотлар үстерәбез” лагеры эшчәнлеге хакында бәян ителә.

Президент программасы буенча шәһәребезнең күпкатлы йортлары ишегалдында төзекләндерү эшләре бара. Әлеге төзекләндерүдә кемнәр көч куя, минзәләлеләр алар эшеннән канәгатьме? Бу хакта тулырак 2 нче биттәге Дильфас Галиев материалында.

Минзәләлеләр өчен чыгарылыш кичәсе ничә сумга төшкән? 9нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары ата-аналарының җавабын Дифиза Нуриева язып алды: 2нче бит.

Бөек Ватан сугышында яу кырында ятып калган, хәбәрсез югалган райондашларыбыз турында мәгълүматлар кайта башлады. 3 нче биттә әлеге исемлек. Сез дә газетаны кулыгызга алып, үз бабагыз, туганыгыз фамилиясен эзләп табып, аның үакында мәгълүмат белә аласыз.

“Минзәлә урманчылыгы” җитәкчесе итеп районда кем билгеләнде? Бу сорауга җавап 6 нчы биттә.

 

“Атна вакыйгалары” кушымтасы аша ОСАГО бәясе күпмегә артканын, аллергия белән интегүчеләргә җәй айларында ничек сакланырга кирәклеге хакында белә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев