Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

“Минзәлә” район газетасының 24 июнь саны кибетләрдә бар әле

Район газетасының һәр яңа саны районыбыз авылларындагы һәм шәһәрдәге кибетләргә сатуга куела.

“Минзәлә” район газетасының 24 июнь санында нини материаллар урын алган соң? Әйдәгез, бергәләп күзәтү ясыйк.

Билгеле булганча, 19 июнь көнне Минзәләбездә шаулап-гөрләп республика театрлары Сабан туе узды. Кемнәр бәйрәмдә була алмаган, рәхәтләнеп газетабызның 1 нче, 5 нче битләрдәге фоторепортажны укып, үзегезне Сабантуйда булган кебек хис итә аласыз. Сабантуй хакында “Атна вакыйгалары” кушымтасында да язма урын алган. Шулай ук кушымтада башка район фермерлары хакында да тулы бер полоса бирелгән.

Соңгы айларда район газетасы район үзәк хастаханә белән тыгыз элемтә урнаштырды, шуның нигезендә табиблар, хастаханә эшчәнлеге хакында газетабызда язмалар еш урын алачак. Әлеге санда район үзәк хастаханәсе табиб-инфекционисты Гүзәлия Шестакова белән коронавирус инфекциясенә каршы ревакцинация турында әңгәмә урын алды. Районда коллектив иммунитетка ирешә алганбызмы? Ничә кеше коронавирустан прививка ясаткан? Әлеге сорауларга җаваплар газетаның 2 нче битендә урын алды.

 

Район газетасын яртыеллыка яздыруда үзләреннән зур көч куйган почта бүлекчәләренә редакция тарафыннан Күчмә Кубок тапшыру матур традициягә әверелде. 2022 елның беренче яртыеллыгына яздыру нәтиҗәләре буенча бу кубокка Коноваловка почта бүлекчәсе ия булды. Бу хакта тулырак – 4нче биттә.

Минзәлә районында май аенда ничә кеше туганын, аларга нинди исемнәр бирелгәнен белергә теләсәгез, 7 нче биткә күз салыгыз.

“Татфондбанк” бинасын киләчәктә нәрсә көтә? Аны кайсы шәһәр кешеләре сатып алган? Беләсегез килдеме? Бу хакта мәгълүмат 7 нче биттә урын алган.

1 июльдән тарифлар күпмегә күтәрелә? Бу хакта тулырак “События недели” кушымтасының 3нче битеннән танышырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев