Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

Намуслы хезмәткә багышланган гомер

Районыбызда Габбас Сабирҗановның исеме һәркемгә таныш. Шәһәребезнең Мактаулы гражданины исемен йөртүче әлеге шәхеснең хаклы рәвештә “аяклы тарих”, дип аталырга тулы хокукы бар. Районыбызның тарихында тирән эз калдырган легендар шәхесләр белән ТАССРның 100 еллыгына багышланган интервьюлар циклының чираттагысы (беренчесе Фәнил Гарипов белән иде) Габбас Сабирҗанов белән.

– Габбас Сабирҗанович, Сез Илһам Шакировның кече ватаны буларак бөтен татар дөньясында билгеле Яңа Бүләк авылында тугансыз.

– Безнең авыл Совет власте урнашканнан соң, 1928 елны ике авылдан җыела. Берсе Зәй районының Бистебаш авылыннан, икенчесе – Таулыктан. 1939-40 елларда 5 гаилә әлмәт ягыннан килде. Мин үзем 1931 елгы. Без гаиләдә 7 бала идек: апа 1923 елгы, абый 1925 елгы (икесе дә сугышта катнаштылар, абый Смоленск янында һәлак булган), аннан соң ике абыем Мәсгуть, Хәмзә, мин, Сәгъдия һәм Мөнир. Бүгенге көндә берүзем генә калдым. Безнең балачагыбыз авыр елларга туры килде. 1937 елда репрессияләр җиле безнең гаиләне дә урап үтмәде. Кулга алыначагын алдан сизеп, әткәй Казахстан якларына чыгып китәргә мәҗбүр булды. әнкәй ягыннан Яппар бабай бай кеше булган, гражданнар сугышы вакытында кызылларга 18 баш ат биргән, моның өчен аклар аны атканнар. Шуның тәэсире булдымы, бабай аркасында әнкәйгә тимәделәр, сөргенгә җибәрмәделәр. Шулай да землянка казып яшәргә туры килде. ә безнең өйне мәктәп иттеләр. дөресрәге, безнең өйдән һәм Сафиулла абыйның өеннән мәктәп ясадылар. Башлангыч белемне шул мәктәптә алдык, ә 5 тән алып 7 гә кадәр Чыршылыга барып укыдык. әле дә хәтердә: олылар “Ерак түгел инде ул, турыдан 3-4 километр чамасы гына”, дип үгетлиләр безне. Мин әйтәм, алай гына түгел, тоттым да сажин ясадым 2 метрлы, шуның ярдәмендә дус малайлар белән үлчәдек – мәктәп төбенә кадәр төп-төгәл 7 километр! Буранда да, яңгырда да йөрдек шулай итеп укырга.

– Авыр сорау булса да, әтиегез Сабирҗан кире кайта алдымы?

– Әйе сугыштан соң кайтты ул. Әмма колхоз председателе: “Син мулла, качкансың”, дип гел бәйләнде. 1948 елда әткәйне Казан Пләтән төрмәсенә утырттылар. 1954 елда чыкты. Әмма сәламәтлеге беткән иде, озак тора алмады, 1956 елның 1 гыйнварында вафат булды.

– Габбас Сабирҗанович, Сез бөтен гомерегезне бик тә хөрмәтле ветеринар һөнәренә багышладыгыз. Моңа нәрсә тәэсир итте?

– Мин балачактан ук малларны яраттым, аларны карап үстем. Бик жәлләдем малларны. Мәсәлән, сыерларны укра басып бетерә иде, сыртларын 60-70 шәр, хәтта 100әр укра баса иде. Ничек аларга түзәргә кирәк? Хәтта шешә белән сытып чыгара идем. Мал чирләре бик күп иде. Аннан миңа дөресен әйткәндә стипендия түли торган кирәк иде. Менә шундый Ленинградта бар лесная академия, Казанда ветеринарный институт бар һәм авыл хуҗалыгы институты. Һәм яшерен-батырын түгел, ветеринарның (ул елларда анысы да бик мөһим) мөмкинлекләре күбрәк – ашарына һәрвакыт була. Менә хәзер уйлап йөрим, мал авырулары белән көрәшкән чын совет ветеринарларын ныклап торып әзерләүне нәкъ менә бездән, 1950 нче елларда укучылардан башладылар.

– Легендар авылдашыгыз Илһам Шакиров турында да истәлекләрегез бардыр, бәлки?

– Монысы үзе бер тарих. Мин үзем Илһамның абыйсы Кыяметдин белән бер чоргылар булгач бергә укыдык, кечкенәдән үк дус булдык. Илһам бит үзе 1935 елгы иде. Аларның гаиләсе дә репрессия елларында авырлык күрде бит. Шунысын әйтим, Кыяметдин дә бик моңлы тавышка ия иде, моңлы итеп җырлый. Тәнәфескә чыкмыйча, класста калып җыр суза торган иде. Тик ул шоферга укыды да, җырчы була алмады. ә Илһамга килгәндә, 4 курстан соң кайткач каникулга аның белән күрештек. Ул 9 ны бетергән иде. Август азаклары. Илһам әйтә: “әйдә урманга кереп чыгыйк әле, чикләвек ашап”. Кереп киттек. ә минем аны берничә ел күргән юк иде инде. үзе дә үскән, тавышы да ныгыган. Менә урманга кереп киткәч, җырлап җибәрде – берсе әллә шул “Сарман көе” иде инде, икенчесе – “Карурман” – үлеп китәрлек матур инде. Ә без ул вакытта Казанда Рәшит Ваһапов, Усман Әлмиев, Азат Аббасов Зифа Басыйрова концертларына йөри идек. Хәзер мин әйтәм: “Илһам, 10 ны бетергәч кая барасың? Сиңа консерваториягә укырга керергә кирәк”. Ә ул әйтә “И, Габбас абый, җырчы кебек ачлы-туклы йөрерлек профессия булмасын инде ул”, – ди. “Аннан минем музыкаль белемем дә юк”. Шулай итеп ризалашмады. Әмма мин, я кирәге чыгар дип, аңа үземнең Казандагы фатирым адресын калдырдым.

Чыннан да 1954 елның сентябрь азагында мине эзләп килгән ул. Татвоенкоматка килгән дә, безнең фатирга кереп чыгарга булган. Кичке вакыт. Шулай бераз сөйләшеп утырдык та (фатир хуҗасы Зәйтүнә апа да безнең белән бергә иде), мин: “Илһам, берәр җыр җырлап җибәрмисеңме?”, дигәч, рәхәтләнеп риза булды. Ә бу сигез фатирлы бәләкәй йорт, урыслар да тора монда, татарлар да, чуашлар да. Менә зеңгелдәп тора йорт Илһамның җырлавына! Урамга чыкканнар барысы да! Без дә чыккач, өйнең подвал өлешендә торучы Иван дәдәй сорый: “Нинди ушны алырлык моңлы көй ул сездә?” Шунда мин Илһамга әйттем: “Менә күрәсеңме, болар барысы да сине тыңларга чыккан. Синең кебек тавыш бөтен Татарстанда юк ул, сиңа кичекмәстән консерваториягә барып, Нәҗиб Җиһанов янына керергә кирәк!” Шулай дип үгетләгәч, Илһам барды, аны башта музыкаль училищега кабул иттеләр, соңыннан ул консерваториядә дә укып чыкты.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Интервьюны тулысынча "Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 14 февраль, 2020 ел санында укый аласыз.

Районыбыз газетасында болардан тыш та үзегезгә кызыклы информация таба алырсыз, дип ышанып калабыз. Сүз уңаеннан, сез безнең хәбәрләр белән нинди ысул аша танышасыз? Сезне бу хакта сораштыруыбызда катнашырга чакырабыз. Газетаны район кибетләрендә дә сатып алырга мөмкин икәнен онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев