Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

Һәр фотоның үз тарихы..

Әлеге фотоларда өч объект. Аларны бернәрсә дә берләштерми кебек. Барысы да үзебезнең район территориясендә булулары гына. Мондый хәл бездә генә түгел, ил буйлап...

(Минзәлә, Илдус Шаһиев, "Минзәлә-информ") Бу фотолар аша тормышның дәвам итүе хакында фикер йөртергә була.

Беренче фотода Тулбай терлекчелек комплексы. Элекке инвесторның хәленнән килмәве, яңасының үз эшчәнлеген искелекне җимерүдән башлавы шушы төбәктә яшәүче кешеләрне үз хезмәтләренә яңача карарга, тормышта кабаттан үз урыннарын табарга этәрде. Ялланып эшләүнең төрле мизгелләре була инде...

Икенче фотода шулай ук торгынлык, хәтта җимереклек күренеше. Әлеге кафе заманында районның криминаль сводкаларында еш чагыла иде. Бина хәзер икенче хуҗа кулында. Ул үз хезмәте белән районда билгеле кешеләрнең берсенә әйләнде. Ресторан кунакханә бизнесын бер башка күтәрде. Юртаудагы объектта да уңай якка үзгәрешләр күп булыр дип өметләник.

Өченче фотода районда төзелеш эшләренең тукталып тормавын дәлилли. Олег Ильин егетләре кыштан башлап короновирус шартларында да яңа насос станциясе белән сусаклагыч арасында яңа зур диаметрлы суүткәргеч салды. Бу тармактагы эшләр шәһәрнең иске өлешендә, Юртауда яшәүчеләрне су белән тәэмин итүне бермә-бер яхшыртачак.

Язманы тулысынча "Минзәлә" газетасының 15 май, 2020 ел саында укыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев