Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

Самолет фаҗигасендә беренчел медицина ярдәме вакытлы һәм квалификацияле күрсәтелде

10 октябрьнең көзге тыныч якшәмбе иртәсен сирена тавышлары бозды. Әллә янгын машиналары, әллә ашыгыч ярдәм бригадалары – әлегә беркем берни белми. Ләкин сирена тавышлары һаман да туктамый. Димәк, шәһәрдә фаҗига. Сиреналарын кычкыртып махсус машиналар шунда ашыга.

(Дифиза Нуриева, "Минзәлә-информ")

Самолет белән булган фаҗига урынына иң беренчеләрдән булып ашыгыч ярдәм фельдшеры Валентина Бокова белән машина йөртүче Алексей Чигвинцев экипажы килеп җитә.

40 еллык медицина хезмәтендә күп фаҗигаләрне күргән, беренче ярдәм күрсәтеп кеше гомерләрен саклап калган Валентина Бокова бу юлы да югалып калмый:

–Без АТП янында чакыруда идек, шунда безгә глонасс системасы буенча ерак түгел җирдә самолет егылып төшүе турында хәбәр килеп иреште. Фаҗига урынына без иң беренчеләрдән булып килеп җиттек. База эшчеләре, якын-тирәдә яшәүчеләр самолет эченнән кешеләрне чыгаралар иде инде. Безгә ике кешене бирделәр. Берсен каталка белән шунда ук машинага керттек, ә икенчесенең ачык җәрәхәтләре бар иде, аларны эшкәрттем. Без кузгалуга икенче ашыгыч ярдәм экипажы – фельдшер Ландыш Талипова белән машина йөртүче Евгений Касаткин килеп җитте. Шул рәвешле ашыгыч ярдәм машиналары 3 рейс ясап, исән калган 6 кешегә беренче ярдәм күрсәтте.

Материалны тулысынча "Минзәлә"  газетасының 22 октябрь, 2021 ел санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев