Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

“ТАТМЕДИА” филиалы район газетасына яздыручы почтальоннарга бүләкләр өләшәчәк

Кемгә - кухня комбайны, бер капчык бәрәңге, суган, кишер яисә ашлык?

Төп шарты берәү генә:
Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сез актив рәвештә район газетасына язылып, үз почтальоннарыгызга материаль ярдәм күрсәтә алачаксыз.
Бу бүләкләр, 2022 елның беренче яртысына - авылдагы йортларның кимендә яртысын газеталы иткән авыл почтальоннарына,
- ә шәһәрдә 6-16 декабрь көннәрендә кимендә 50 газетага яздыручы почтальонга биреләчәк.
Газетага язылучылар да бүләксез калмый. Арзан хакка язылу өстенә, белдерү, реклама, текст бастырганда ташламаларга ия була.
Ни өчен, материаль ярдәм, дидем? Чөнки цифровизация заманында коммуналь хезмәтләр, электр энергиясе, газ өчен түләүләрне Дәүләт
порталы яисә банк карталары аша түләү арта бара. Почтальоннарның хезмәт хакы кими дигән сүз. Шуңа, атнага бер тапкыр киләчәк
район газетасын таратканда, почтальонга көндәлек кирәк товарларны авылдашларына сату да җайлана.
Почтальонның төп хезмәт хакы газетага яздыру-тарату һәм товар сатуга турыдан-туры бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X