Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

Әти-әниегезне, бертуган сеңлегезне атып үтергән кешегә сез ярдәм итәр идегезме? Әллә үч алыр идегезме?

Әлбәттә, үч алырга! Танылган прозаик Марат Кәбировның “Киллер” повесте баш героинясы Зифа да Пистолет тоткан Егеттән үч алырга тели. Менә ул аның пациенты... Менә ул аның каршында караватта ята...

“Зифа балтасын күтәрде дә дә көч белән үтерүченең чәкәненә чапты, – Аяклар кирәкми сиңа...

Зифа аның башын каплап торган юрганын ачып җибәрде һәм катып калды. Бу аның пациенты түгел иде. Үтерүченең караватында бөтенләй бүтән кеше ята. Хатын-кыз...

Бераздан коты алынып кычкырып җибәрде:

  • Ә-ән-ни-и! Әнием!..

Канга баткан караватта аның әнисе ята иде.”

 

Алга таба вакыйгалар нинди юнәлеш алыр? Зифа киллердан үч ала алырмы? Монысын инде сез повестьның тулы вариантын укып чыккач белә алырсыз.

Марат Кәбировның “Киллер” китабы редакция бинасында урнашкан “Кырык  тартма” кибетеннән сатып алып укырга була. Әлеге китапчыкка авторның тагын бер повесте “Хөрмәтле мәет әфәнде” дә кертелгән. Бер китап – ике әсәр.

Тиздән тагын бер яңа китап – Хисаметдин Исмагиловның “Никах” китабы да кайтып җитәчәк.

Шулай ук “Кырык тартма” кибетендә районыбыз тарихына кагылышлы китаплар, җирле шагыйрьләрнең шигъри җыентыкларын да таба аласыз. “Татмедиа” чыгарган газета һәм журналларның да һәр яңа саны бирегә кайта. Әгәр дә үзегезне кызыксындырган китап, журналларга заявка бирергә телисез икән – 3-26-46 телефоны буенча шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев