Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
"Минзәлә" ниләр яза

«Үз почтальоныңа ярдәм ит» акциясенә кушылучылар саны арта бара

Газета-журналларга яздыру буенча туган проблеманың кискенлеген киметү максатында ТАТМЕДИАның Минзәлә филиалы соңгы елларда «Үз почтальоныңа ярдәм ит» акциясе уздыра.

Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ

Максаты бик гади — газета укучылар санын киметмәү. Шуңа хезмәттәшлеккә чакырып, балалар бакчалары коллективларына мөрәҗәгать иттек. Аларга газеталарны эш урыннарына китереп бирәбез, быелдан коллективлар «Кырык тартма» дан килеп алырга да теләк белдерделәр.

Безнең белән хезмәттәшлек иткән коллективларга бик рәхмәтле. Хәлдән килгәнчә, рәхмәтебезне рәсми итеп җиткерәбез.

2024 елда газетага аеруча күп язылган «Кояшкай» , «Чишмә», «Шатлык» коллективларына ТМ Генераль директоры Шамил Садыйковның Рәхмәт хатларын тапшырдык.
Күпме кешене газета укудан өзмәскә ярдәм иткән җитәкчеләргә бик зур рәхмәт.

Газетага язылу дәвам итә, коллективларда язылмаучылар почта бүлекләренә килсеннәр. Телефоннарын бирә алмыйбыз, эшләгән почта бүлекләренең кайда урнашканнарын беләсез. Барыгыз, язылыгыз!!!

Акция дәвам итә.. Әйбәт эшләгән почтальоннарны бездән тагын бүләк көтә..

Эш урыннарында район газетасына язылган үрнәк коллективлар хакында алдагы чыгарылышлар тагын язарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев