Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

Ватанпәрвәрлек, намуслы хезмәт үрнәге

Еллар гына түгел, Җиңүне сугыш кырларында тиңдәшсез батырлыклары, тылда үз-үзләрен аямыйча башкарган хезмәтләре белән якынайткан буын вәкилләре дә безгә бәхиллекләрен биреп һәм “дөньядагы имин тормышны саклагыз!”, дип әманәтләрен тапшырып, акрынлап Мәңгелеккә китеп баралар..

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") Иркәнәшнең Имәнле урамы башында торган сугыш ветераны, яу кырында каты яраланып кайтып та, гөрләтеп тормыш алып барган, колхоз өчен һич көчен кызганмыйча тырышкан Рәүфәт бабай Абдуллинны һәм аның тормыш иптәше, алдынгы савымчы булу өстенә, үзенең зур йөрәклеге, киң күңеллелеге, ягымлылыгы белән күренекле Сәлимә әбине (кызганыч, бүгенге көндә икесе дә вафат) бик яхшы хәтерлиләр якыннары. Балалары-оныклары, авылдашлары, туганнары – гомумән белгән-күргән һәркемдә алар хакында иң якты хатирәләр генә саклана.

Бу тормышта авторитет, дәрәҗә яулыйм дип, үзем әллә кем урынына куеп йөреп тә, кеше көлкесенә  калучылардан аермалы буларак, мәкаләбез геройлары (ә аларга нәкъ шушы сүз туры килә дә) үзләренең гадилекләре, намуслы хезмәтләре, ватанпәрвәрлекләре бәрабәренә һәрвакыт бары тик хөрмәткә генә лаек булдылар да.

Аңлаган кешегә бер генә мисал: әтисе Зәйнулла, Рәүфәт абыйны, 1925 елгы булса да, ФЗОга барсын дип, бер яшькә зурайтып, 1924 елгы итеп яздыра. Сугышка Рәүфәт абый 1942 нче елда алына. Башта 6 ай дәвамында Удмуртия урманында әзерлек курсларында булалар. Аннан соң аларны Мәскәү янындагы сугышларга җибәрәләр. Танк дивизиясендә хезмәт иткән яшь егет ике тапкыр яралана. Беренче ярасы авыр булмыйча, савыккач, кабат Мәскәү янындагы сугышка эләгә. Һәм бу юлы бик нык яралана ул. Соңыннан искә төшерә: “Лейтенант: “Танктан сикерегез”, дип кычкырырга өлгереп калды”.. Туган авылы Имәнлегә әнисенә (әтисе Зәйнулла ага да сугышка алына, кавалерист була) “улыгыз үлде” дип телеграмма сугалар.. Ярый ла бергә хезмәт иткән якташы, Мөслим кешесе аны үлеләр арасыннан да, яралылар арасыннан да табалмыйча, эзли торгач, чокырда ыңгырашып, аңсыз яткан килеш табып ала һәм, этләр җигелгән арбага яткызып санчастька җибәрә. Озак вакыт аңсыз ятып, уң кулы иңсәдән үк киселгән һәм авызы тегелгән Рәүфәт абый 1944 нче елда үз хәленә килгәч кенә авылга хат яза..

Язманы тулысынча "Минзәлә" газетасының 15 май, 2020 ел санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев