Минзәлә
  • Рус Тат
  • Җырлап яшәгәнгә гомере озын

    Эчкерсез, мәрхәмәтле, шаян сүзле кешеләр озын гомерле булалар дип ишеткәнем бар. Бөек Ватан сугышында катнашкан, тормышның ачысын-төчесен башыннан кичергән 99 яшьлек сугыш ветераны Алексей Назаров белән очрашудан соң әлеге фикерем тагын да ныгыды.

    ... Ветеран әтисез калганын да искә төшерде:

    – 1937 елда әти авырып китте, әмма эшләүдән туктамады. Аңын югалткач, мин бригадир янына йөгердем, ә ул, эшче куллар басуда кирәк, дип, ат та бирмәде. Менә нинди вакытлар иде! Шуннан соң ул терелә алмады…

    Алексей Афанасьевичның аннан соңгы тормыш юлы Сталинград белән бәйле.

    – 1939 елда товар вагонында Сталинградка барып җиттек. Баракларга урнаштырдылар, матрас урынына салам түшәделәр. Биредә хәрби заводта тимер юллар салдык. Ай буе рельслар һәм шпаллар ташыдык, аннары безне электр белән эретеп ябыштыручылар курсларына җибәрделәр. 3 разрядлы белгеч буларак, “Баррикада” заводы цехына билгеләндем. Сугыш башланды. Станок артында сугышка кадәр 12-14 сәгать эшләсәк, аннары хәл үзгәрде, 20шәр сәгать эшли башладык, тәүлек буе йокламаган чаклар да булды. Бомбалар башлануга ук, без күпер астына йөгерә идек, үзебез пычрак, ач, әмма исән-сау. Безне балалар бакчасы ашханәсендә ашаталар иде. Берсендә барып җитеп ашарга утырдык. Яшьлек бит, үзебез ашыйбыз, үзебез “снаряд төшсә дә, берике порция ашамыйча китмибез”, дип шаяртабыз. Шәһәр бомбалардан, снаряд тавышыннан дерелтәп тора иде, дип хатирәләр йомгагын сүтә ул. 1942 елда туган авылына кайта Алексей Назаров. Ничектер авылга төнлә кайтып керә. Эт өргән тавышка өйдән әнисе чыгып, “кем син, каян килдең”, дигән сораулар бирә, улын танымыйча, ишекне ябып куя. Танымаслык булып ябыккан була Алексей. Аннары апасы йөгереп чыгып, энесен танып ала. Ике атна ял иткәннән соң, аны кабаттан Татвоенкоматка озаталар. Бер ай Ижевскта укыгач, аларны әгерҗегә күчерәләр. Алга таба – Мәскәү. Солдатларны Мәскәү өлкәсенең бер авылында фатирга урнаштыралар. Беренче тапкыр алар 71 патронлы ППШ пистолет-пулеметын кулларына алалар. Хәрби киемнәр биреп, фронтка җибәрәләр...

    Хөрмәтле укучылар! Әлеге мәкаләнең тулы вариантын "Минзәлә" газетасының 14 февраль 2020 санында укый аласыз.

    Районыбыз газетасында болардан тыш та үзегезгә кызыклы информация таба алырсыз, дип ышанып калабыз. Сүз уңаеннан, сез безнең хәбәрләр белән нинди ысул аша танышасыз? Сезне бу хакта сораштыруыбызда катнашырга чакырабыз. Газетаны район кибетләрендә дә сатып алырга мөмкин икәнен онытмагыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: