Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Чулпан Билалова - фән йолдызы

Аңа зур уңышлар телибез.

Тауасты Байлар төп белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Билалова Чулпан  татар кызларына хас булган сабырлык, тырышлык, тыйнаклык, әдәплелек сыйфатларын  туплаган  узендә. Шулай ук Чулпан - уку алдынгысы һәм бик күп олимпиадаларда җиңүче. Быелгы  уку елында Бөтенроссия олимпиадаларының район турында 10 фән буенча катнашып, рус теле һәм әдәбиятыннан җиңүче, калган фәннәрдән призлы урыннарга лаек булды. Рус әдәбияты буенча республика турында призлы урын алды. Чаллы шәһәрендә КФУ белән Татарстан Республикасынын  Мәгариф һәм Фән министрлыгы үткәргән  WINKID олимпиадасында  рус теленнән җиңүче дипломы алды. Халыкара “Экология законнары” конкурсында җиңүче булды.

Әле алдагы май аенда да булачак ярышларга әзерләнә Чулпан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев