Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Кошлар оялы булды

Быел язның беренче хәбәрчеләре кара каргалар, суык булуга карамастан, 8 мартка килеп җиттеләр. 30 мартта җылы якта кышлаган сыерчыклар кайттылар, тиздән башка кошлар да кайтып җитәрләр. Меңнәрчә чакрымнар үтеп кайтучы кошларны без ничек каршылыйбыз, алар өчен нинди шартлар тудырабыз?

Шушы уңайдан без Минзәлә коррекция интернат-мәктәбендә булдык. Анда укучылар сыерчыклар өчен нарат тактадан 50 дән артык оя ясаганнар. Сыерчыкларга оя ясар өчен бер кубометр тактаны Яңа Минзәлә аучылык хуҗалыгы директоры Анатолий Геннадьевич Суханов бушлай биргән. Мәктәп укучылары аның белән берлектә Мияш авылы янындагы урманга баскычлар алып килеп әлеге сыерчык ояларын агач башларына беркетеп куйдылар. Сыерчык оялары куйгач, урман тагы да матурланып китте, сыерчыклар да шул тирәгә килеп сайраша башладылар, ояларына кереп урнаштылар. Балалар үзләре шундый эш башкарганнары өчен бик сөенделәр, алар файдалы эш эшләп табигатькә тартылалар, бу инде үз чиратында табигатьне саклау буенча да тәҗрибә туплыйлар дигән сүз. Соңыннан Анатолий Суханов урманга сыерчык оялары куючы балаларны тортлар һәм тәм-томнар белән сыйлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев