Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Минзәләдә Кар бабайлар парады

Яңа ел алдыннан шәһәребезнең 2нче санлы "Алтынчәч" балалар бакчасының барлык группаларында да "Кар бабайлар" парады дигән иҗади конкурс уздырылды. Анда балалар, әти-әниләре белән берлектә, үзләре теләгән материалдан Кар бабайлар ясарга тиешләр иде. Ата-аналарның һәм нәниләренең фантазиясенә чикләр юк: кемдер кәгазьдән ябыштырган, кемдер тукымадан теккән, пенопласт, мамык, марля, синтепон кебек ак...

Яңа ел алдыннан шәһәребезнең 2нче санлы "Алтынчәч" балалар бакчасының барлык группаларында да "Кар бабайлар" парады дигән иҗади конкурс уздырылды. Анда балалар, әти-әниләре белән берлектә, үзләре теләгән материалдан Кар бабайлар ясарга тиешләр иде. Ата-аналарның һәм нәниләренең фантазиясенә чикләр юк: кемдер кәгазьдән ябыштырган, кемдер тукымадан теккән, пенопласт, мамык, марля, синтепон кебек ак материалларны да киң кулланганнар.

Ә менә кечкенәләр төркемендә Нәҗмиевлар һәм Ореховлар гаиләләре барысын да уздырганнар: олы кеше зурлыгында Кар бабай ясау өстенә сирәк материаллар да кулланганнар. Илүзә Һәм Илфир Нәҗмиевлар Кар бабайны ак пластик стаканнардан җыйганнар. Нәниләрне сөендерер өчен вакытларын да, акчаларын да кызганмаганнар, ә нәтиҗәсе - искиткеч. Моның өчен якынча 350 стакан киткән.

Наилә һәм Владимир Ореховлар да иренмәгәннәр: каты каркас ясап, шуңа синтепон ябыштырганнар: әйтерсең яңа гына ап-ак кардан әвәләп алып кергәннәр Кар бабайны! Кулына бияләп кидертеп, себерке тотырырга да онытмаганнар. Башындагы чиләген дә килешле төскә буяп куйганнар.

Әлеге конкурстан балалар да, ата-аналар да зур канәгатьләнү алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев