Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Минзәләдә "Мин татарча сөйләшәм" акциясе үткәрелде

Шәһәребезнең икенче урта мәктәбендә "Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында төрле чаралар үткәрелде. Атналык линейка белән башланып китте. Аны 7 нче А сыйныфы укучылары белән татар теле укытучысы Рәхмәтуллина Ч. Х оештырды.. Рус малае Логинов А., "Каенлыкта" җырын җырлап, барысын да шаккаттырды. Латыпова Л.К. үзенең укучылары белән кибетләрдә, урамда халык белән...

Шәһәребезнең икенче урта мәктәбендә "Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында төрле чаралар үткәрелде.

Атналык линейка белән башланып китте. Аны 7 нче А сыйныфы укучылары белән татар теле укытучысы Рәхмәтуллина Ч. Х оештырды.. Рус малае Логинов А., "Каенлыкта" җырын җырлап, барысын да шаккаттырды. Латыпова Л.К. үзенең укучылары белән кибетләрдә, урамда халык белән татарча аралашты, аларга кулдан төзелгән татарча сүзлекләр таратты. 5 - 9 нчы сыйныф укучылары гаиләләрендә татарча аралаштылар, бик матур видеоязмалар алып килделәр. Мәсәлән, бу чарада 5 нче Б сыйныф укучысы Коршунова Лилия, 6 нчы сыйныф укучылары Кукаркина Юлия, Петрова Анжелика, үзебезнең тарих белеме укытучысы Сәлимуллина О. В. һәм аның улы Владислав, 9 нчы А сыйныф укучысы Хәкимова Лилияләр актив катнаштылар. шәмсетдинова Л.Р., Ханова А.И.лар төрле сыйныфлар арасында сочинениеләр, сүзлекләр конкурсы үткәрделәр. Ямаева О. М. ның укучылары китапханәдә, ашханәдә татарча аралаштылар. Минегалиева И. М. ачык дәрес күрсәтте. Чараның соңгы көнендә методик берләшмә җитәкчесе Хамаева Г.Ә укытучылар киңәшмәсендә иҗади отчет ясады: видеоязмаларны, сүзлекләрне күрсәтте; бу чарада актив катнашучыларга рәхмәт әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев