Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

1 май бәйрәмендә дүрт көн рәттән ял итәргә планнарыгызны корып куйсагыз да була

28 апрельдә эшлибез, ә шимбә ялы күчерелү сәбәпле, 30 апрельдә рәхәтләнеп ял итәчәкбез, җәмәгать.

Дөрес, эшсез торырга күнекмәгәннәр йорт яннарын җыештырып, бакчасын тәртипкә китерә торырга да иренмәс. 
7 гыйнвардагы ялны (ул якшәмбегә туры килгән иде) 2 майга күчерү нәтиҗәседер инде, кыш һаман китә алмый әле. Бер файдасы бар-барын: моның өчен чәршәмбе, 2 майда, ял итәбез. Шулай итеп, ял көннәре 29 апрельдә башланып, 2 майга кадәр дәвам итәчәк. 
Җиңү көнен – 9 Майны (ул чәршәмбегә туры килә) бәйрәм иткәндә исә ял көне күчерелмәячәк. Шул ук вакытта, 8 майда эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак. 
Ә без газета укучыларга шуны җиткерәбез, яллар озын булса да, бәйрәмнәрдә газетаның чыгу көннәре үзгәрешсез кала: җомга көн башкарган эш изге була ул. Теләгебез шул: бәйрәмнәр күңелле һәм файдалы үтсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев