Минзәлә
  • Рус Тат
  • 190 мең сум кыйссасы

    16 март санында "Кәкре каенга терәттеләр" материалы чыгуның икенче көнендә үк редакциягә "безне нахакка гаепли" дип шәһәрнең хөрмәтле кешеләре килде. Бу вакыйга хакында алар менә нәрсә сөйләделәр.

    23 нче февраль көнне Красноармейская ура­мында яшәүче 81 яшьлек бабай хатыны белән бер­гә Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итәргә бер ярты алып кайтып эчәләр дә, дәгъваләшә башлый­лар. Бабай хатынын (бу аның дүртенче хатыны) өйдән куып чыгара. Әби чыгып киткәч караса, 90 мең сум акчасы юк. Ниш-ләргә, танышларына шалтырата: "Килегез әле, монда эшләр харап", ди. Тегеләре, нәрсә булды, дигәч, килгәч сөйләрмен, ди.

    Танышлары 2-3 сәгать­тән соң, кичке дүртләр­дә туганнарына кунакка барырга чыккан җирдән, бабайларга кагылып китәләр. Бабай нәрсә булганын бәйнә-бәйнә сөйләп бирә. 190 мең сум акчам бар иде, 90 меңен хатын урлап чыгып кит­кән. Мин аны бүтән өйгә кертмим. Бу өйдә аның бер хакы да юк, без бергә тора башлаганчы салдым мин бу йортны, ди.

    Хәерчегә якты чырай бирсәң ямаулык сорый, дигән мәкаль бар. Бабай танышларыннан үзен тәрбиягә алуларын со­рый башлый. Өйне сезнең исемгә яздырам, ди. Ха­тыныңны урамда калды­расыңмыни, дигәч, аның 90 меңе бар, апаларында торсын. Мин өемне аңа калдырасым килми, ди. Мин үлгәч, ирләр җыеп ята ул монда. Мин озак яшәмим, курыкмагыз, миндә яман чир икәнен беләсез бит, ди. Синең балаң бар, туганнарың бар, нигә чит кешегә мөрәҗәгать итәсең бу мәсьәлә белән, дигәч, сезнең өегез зур, ди.

    Танышлары моннан ни­чек котылырга белмичә, безнең өй зурлыкка зур, ләкин салкын, без аны сатабыз да бәләкәй өй алабыз, дигәннәр. Өй са­табыз дигәч, бабайның аппетиты чыгып куйган бугай, теге югалган 90 меңгә югалмаган, ыша­нычлы урында дигән 100 меңен дә өстәгән.

    Өченче көнне хатыны кайткач, танышларына 190 мең сум акча саклап торырга бирүе турында әйткән. Бабай ничектер "юмартланып" киткән хатынына танышларын­нан 190 мең (юк) акчаны алырга кушкан. Бабай хатынының пенсиясен дә үзе ала, акчаны ма­газинга барганда чутлап кына бирә, качырып йөр­тә. Әбинең пенсиясен күргәне дә юк. Бабай салырга ярата, салган саен хатынын куып чы­гара. Хатыны ярты го­мерен кешеләрдә кунып үткәрә. Бабай бу таныш­ларына берничә ел элек мөрәҗәгать иткән бул­ган.

    Хатын акчаны урлап чыгып китте дә, бер атна инде өйгә кайтмый, ди. Тегеләре илтеп куйган­нар.

    Бабайдан нигә аларга акча сакларга бирергә булдыгыз соң, дип сора­учыларга: минем бала­ларым да, туганнарым да юк, дип ялганлашкан, акча хакына кызыккан да, туганнарыннан

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: