Минзәлә
  • Рус Тат
  • "Агыйдел" Минзәләгә 25 февральдә килә

    "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле күрше районнарга җыена Татарстанда гына түгел, Россиядә, хәтта чит илдә танылган "Агыйдел" җыр һәм бию ансамбленең оешуы 1966 елга барып тоташа. Ярты гасырга якын тарихы булган ансамбльгә 2012 елда дәүләт мәдәният автоном учреждениесе статусы бирелде. Шушы яңалыктан соң, коллектив яңа сулыш, яңа дәрт белән...

    "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле күрше районнарга җыена

    Татарстанда гына түгел, Россиядә, хәтта чит илдә танылган "Агыйдел" җыр һәм бию ансамбленең оешуы 1966 елга барып тоташа. Ярты гасырга якын тарихы булган ансамбльгә 2012 елда дәүләт мәдәният автоном учреждениесе статусы бирелде. Шушы яңалыктан соң, коллектив яңа сулыш, яңа дәрт белән иҗат итә. Актанышны бөтендөньяга танытучы райондашларыбыз гастрольләрдән кайтып кермиләр.

    "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле зур коллективны тәшкил итә. "Яңа кадрлар туплаудан туктаганыбыз юк. Эзләнәбез, репертуарыбызны баетабыз, безгә килеп кушылган яшьләрнең сәхнә осталыгын арттырабыз", - ди ансамбльнең җитәкчесе Лилия Ялалова.

    Сәхифәләрне бергәләп барлыйбызмы? 1969 елда "Агыйдел" җыр һәм бию ансамбленә "Халык ансамбле" дигән мактаулы исем бирелә Ансамбльнең аякка басуы, аның уңышлары, республикада дан казануы республика халык иҗаты йорты балетмейстры Котдус Хөсәеновның иҗади хезмәтенә бәйле. 1973 елда коллектив Куйбышев шәһәрендә Бөтенроссия смотрының зона буенча йомгаклау концертында, 1976 елда Ульяновскида I Бөтенсоюз фестивалендә катнаша. 1977 елда Германия Демократик Республикасына путевка белән бүләкләнә. 1982 елда Магнитогорск шәһәрендә гастрольләр оештырыла. Кышын Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә "Рус кышы", җәй көннәрендә Измаилово паркында Сабантуй бәйрәмнәрендә катнашу өчен 1985 елда ике тапкыр Мәскәүгә бара. 1987 елда Йошкар-Ола шәһәр бәйрәменә чакырыла, 1988 елда Венгрия халык республикасында сәяхәттә булып, анда яшәүче халыкны татар сәнгате белән таныштыра.

    1990 елда ансамбль республиканың Муса Җәлил исемендәге бүләгенә лаек булды. Шул елның җәендә Ленинград шәһәре сабантуенда чыгыш ясый ул.1997 елда ансамбльнең бер төркем артистлары Төрки халыкларның I Халыкара фестиваленә чакыру ала.

    Ансамбльнең иҗади үсешендә музыкантлар Мирзанур Фәрухшин, Инсаф Хәбибуллин, беренче сәнгать җитәкчесе Илгиз Ганиев, беренче балетмейстры Азат Закиров, ансамбльне җитәкләгән Робсон Мусин, баш балетмейстер Инсан Хөсәеновның исемнәре һәркемгә таныш. Аларның хезмәтләре югары бәяләнде - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булдылар.

    Репертуарга килгәндә, төрле халык биюләре белән беррәттән, эстрада биюләре башкарыла.

    Коллектив бүген кайларда чыгыш ясый? Ансамбльнең җитәкчесе Лилия Ялалова белән ансамбльнең хәзерге тормышы турында сөйләштек.

    - Актанышыбызның горурлыгы булган коллектив дәүләт ансамбле статусы алгач, кайсы төбәкләрдә чыгыш ясады?

    - Бу маршрутны санап чыгу шактый күп вакытны алыр иде, шулай да кайбер гастрольләргә тукталмыйча да мөмкин түгел. Ике ел саен Казан тамашачысы каршында үзебезнең үсешне, камилләшә баруыбызны күрсәтеп киләбез. Татарстанның, Башкортстанның шәһәр-районнарында концертларыбызны көтеп алалар. Читтә яшәүче милләттәшләребез оештырган сабантуйларда катнашу онытылмаслык хис-тәэсирләр калдыра. 2013 елның март-апрель айларында Төркиягә бардык, "Нәүрүз" республика бәйгесендә чыгыш ясадык. Төрекләр белән мәдәни дуслыгыбыз тагын да артты. Пермь краеның Барда шәһәрендә, Төмәндә уздырылган сабантуйларда, Самарада хәрби очрашуда ясаган чыгышларыбызны милләттәшләребез яратып кабул иттеләр. Узган ел Төрекмәнстанның башкаласы Ашхабад шәһәрендә гастрольләрдә булдык. Тыва республикасының Кызыл шәһәрендә "Азия йөрәге" дип аталган халыкара фестивальдә катнашырга туры килде. Өч ай элек Сочи шәһәрендә Бөтенроссия халык мәдәнияте фестивалендә катнашып, яңа көч-куәт өстәп, илһамланып кайттык.

    - Буыннар алмашы, яңадан-яңа чыгышлар ансамбльне картаерга ирек бирмидер. Тамашачы сезнең концертлардан яшәреп, көч-куәт алып кайта. Якын көннәрдә кайда чыгыш ясарга җыенасыз?

    - Безнең "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбленең гастрольләре дәвам итә. Шушы көннәрдә якын-тирә районнарда чыгышлар ясарга җыенабыз.

    Минзәләдә 25 февраль көнне 19.00 сәгатьтә, Мөслимдә 26 февральдә 19.00 сәгатьтә, Югары Яркәйдә (Башкортстан Республикасы) - 2 мартта, 19.00 сәгатьтә, Зәй шәһәренең "Энергетик" мәдәният сараенда - 3 мартта, 18.00 сәгатьтә, Әлмәт шәһәренең дәүләт драма театрында - 10 мартта, 19.00 сәгатьтә концертларыбыз булачак.. "Офыкларда сихри татар моңы" дигән өр-яңа концерт программасы тәкъдим ителә. Программада - татар халкының дәртле, моңлы җырлары, халык биюләре.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: