Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Акча аяк астында ята

Соңгы берничә ел рәттән Минзәлә шәһәренең күп санлы сквер, клумбалары өчен чәчәк үсентеләрен Урыс авылыннан Габденур ага үстереп бирде. Дару үләннәре җыялар Быел исә бу эш белән районның 19 урта мәктәбе, 10 шәһәр балалар бакчалары коллективлары шөгыльләнде. Аларга "Чиста шәһәр" МУП шәһәргә 38 мең данә петунья һәм бархотцы үстерергә заказ...

Соңгы берничә ел рәттән Минзәлә шәһәренең күп санлы сквер, клумбалары өчен чәчәк үсентеләрен Урыс авылыннан Габденур ага үстереп бирде. Дару үләннәре җыялар Быел исә бу эш белән районның 19 урта мәктәбе, 10 шәһәр балалар бакчалары коллективлары шөгыльләнде. Аларга "Чиста шәһәр" МУП шәһәргә 38 мең данә петунья һәм бархотцы үстерергә заказ бирде. Мәктәпләрнең т е п л и ц а л а р ы н д а меңәрләгән чәчәк баш калкытты, алар бу эшне намус белән үтәп чыктылар, шушы көннәрдә үсентеләр шәһәр урамнарына - түтәлләргә күчәчәк. Бу - мәктәпләргә акча эшләүнең бер юлы. Ә юллары күп аның. Кайберләре аяк астында гына ята. Шуларның берсе - дару үләннәре җыеп, аларны киптереп тапшыру. Аны мәктәпләргә Татпотребсоюз заказ бирә. Бу эш белән бик актив шөгыльләнгән мәктәпләр бар, узган ел иң күп үлән тапшырып, беренчелекне 1 урта мәктәп яулап алган. Район мәгариф бүлеге әйдәп баручы белгече Елена Мадишина өстәл тартмасыннан ике төргәк чыгарып күрсәтте. Бу полиэтилен пакетка салынган, товарның исеме, составы язылган дару үләннәре катнашмасы иде. Дистәләгән төрле үләнне ваклап Татпотребсоюз сатуга менә шундый продукция әзерләгән. Кем белә, бәлки Минзәлә районы балалары җыйган дару үләннәредер алар. Мең төрле үлән арасыннан дару үләннәрен эзләп табу җиңел түгел, шуңа заказ бирүче оешма җыелырга тиешле һәр үләннең рәсемен дә тәкъдим итә мәктәпләргә. Түләү әйбәт кенә булса, нигә шөгыльләнмәскә моның белән. Иң мөһиме, балалар да тора-бара азмы-күпме бу эштән әҗерен алсыннар иде, кызыксыну артыр иде. Монан тыш, мәктәпләр гөлҗимеш, миләш тә җыеп тапшыралар. Авыл мәктәпләрендә макулатура җыю киң җәелдерелгән, укучыларга моның өчен акча түләнә. Билгеле булганча, һәр мәктәпнең бизнес-планы бар. Аны тәэмин итәр өчен алар җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр, кайбер мәктәпләрдә, әйтик, шәһәрнең 2, 3 урта мәктәпләрендә, Яңа Маҗын, Николаевка урта мәктәпләрендә мини- фермалар бар, анда дуңгызлар үстереп саталар. Аю мәктәбендә хәтта сыер да бар. 2012- 2013 уку елында район мәктәпләрендә 26 мең кг бәрәңге, 8 мең кг кәбестә, 2 мең кг суган, 9 мең кг кишер, 8 мең кг аш чөгендере үстерелгән. Авыл мәктәпләре бу төр продукция белән үзен тулысынча тәэмин итә алса да, шәһәр мәктәпләренә үзләре үстергән генә җитми. Помидор, кыяр ише яшелчәне дә мәктәпләр байтак үстерә, алар свежий килеш тә, консервланып та кулланыла. Өстенлек - үзебезнең җитештерүчеләргә Мәктәп ашханәләренә ризык кайдан туплана, үзебезнең район җитештерүчеләренең продукциясе кулланыламы? Әнә, районыбызның танылган фермеры Геннадий Маслаков үз җирендә ясмык җитештерә, шуны балалар рационына кертеп булмас идеме? - Барысы да алай гына гади түгел, без бит СанПин таләпләре буенча эшлибез. Ясмык балалар өчен авыр продукция санала, СанПин аны куллануны тыймый да, рөхсәт тә итми. Шулай ук дуңгыз итен дә. Мәктәпләр аны сатар өчен үстерә,- ди Елена Александровна. Ә менә сыер ите мәктәп ашханәләренә "Илнур" крестьян-фермер хуҗалыгыннан сатып алына. Бәрәңге, шулай ук кишер, суганның бер өлешен "Дәүләтов" КФХдан алалар. Сөт продукциясе дә әллә кайдан кайтарылмый, шул ук үзебезнең ВАМИН җитештерә аларны. Шәһәр мәктәпләре үз ашханәләре өчен кәбестә, кишер, суган, чөгендер кебек яшелчәләрне "Илнур" КФХсы аша булдыралар. Кайнар ризык шулай туплана Берочтан Е.Мадишина белән мәктәпләрдә балалар өстәленә куела торган кайнар ашны оештыру турында да сөйләшеп алдык. Аның бәясе бизнес- планның үтәлешенә дә бәйле. Әйтик, бер тапкыр ашату 25 сум 80 тиен ди. Аның 19 сумын ата-ана түли, 5 сум 20 тиене республика субсидиясе, 1 сум 60 тиене бизнес- планнан кергән мәктәп акчасы. Башлангыч класслар ике тапкыр ашый, анысы өчен түләү ата-ана өстендә. Ул 7 сум тәшкил итә. Авыл мәктәпләрендә түбәндәгечә: 8 сум 90 тиенне ата-ана түли, 5 сум 20 тиен - субсидия, 9 сум 90 тиене мәктәпнеке. Әле безнең кадет- интернат һәм 2 нче урта мәктәптә кадет класслары да бар. Иске Маҗын авылындагы кадет-интернат мәктәбендә 125 бала белем ала. Биредә укучыларны ашату өчен дәүләт көнгә 90 сум акча бирә, моңа бизнес-планнан кергән акча өстәлә. Ата- анадан акча җыелмый. Ә ашату көнгә биш тапкыр оештырыла. Шәһәрнең 2нче санлы мәктәбендә кадетлар саны 86. Дәүләт аларны ашатуга көнгә 45 сум 20 тиен акча бүлеп бирә, калганы - бизнес- планнан кергәне. Бу балалар мәктәптә көнгә өч тапкыр ашыйлар. Мәктәпләр төп бурычлары - балаларга белем бирү белән бергә азмы-күпме бизнес белән шөгыльләнәләр икән, моның, укытучылар, укучылар мине гафу итсеннәр, бу алар өчен күтәрә алмаслык йөк түгел кебек. Бала-чага да акчаның каян килгәнен белеп үсә, аны табу юллары турында уйлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев