Минзәлә
  • Рус Тат
  • Аңлаткач, була ул

    Авыл җирлекләре башлыклары, имам-хатыйблар белән чираттагы очрашуда район башлыгы Рәсим Садыков иң беренче чиратта аларга зиратларны җыештыру буенча үткәргән өмәләр өчен рәхмәт әйтте. Әмма бу өмәләрнең бер акция генә булып калырга тиеш түгеллегенә басым ясады. Җавап сүзе белән чыккан руханилар өмә көннәрендә читтә яшәү­челәрнең күпләп кайтуын әйттеләр. Зиратларны чистарту буенча...

    Миңа калса, авыллар­дагы эчке һәм тышкы тәртипне булдыруга ве­тераннар советларын да тартырга кирәктер. Ягъни мәсәлән, әкренләп кенә мәхәллә системасын кай­тарыр вакыт. Авыллар­дагы проблемаларны уртага салып сөйләшеп, бергәләшеп хәл иткәндә генә чиста мохиттә яши алабыз.

    Очрашуда авылда яшәү­челәрне эшле итү про­блемасы да күтәрелде. Район башлыгы китергән саннардан күренгәнчә, алдагы елларда үзмәш­гульлек буенча пособие алган 422 кешенең 100 гә якыны гына үз-үзенә эш табып, яшәвен дәвам итә. Калганнар буенча тик- шерү үткәреләчәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: