Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Атлас Вилданов — «Русь» хуҗалыгының тәҗрибәле шоферы

Авыл хуҗалыгындагы уңышлар бик күп факторларга бәйле:шуларның иң мөһимнәре арасында тракторларны, комбайннарны ягулык белән тәэмин итү.

«Рус» ҖЧҖдә ягулык ташу Атлас Вилдановка йөкләнгән. Хуҗалыкта эшчәнлекнең барлык юнәлешләре буенча да нәтиҗәләрнең тотрыклы булуында аның хезмәт өлеше дә бар. Атлас Дусай Кичү авылында яши. Авыл хуҗалыгы производствосында хезмәт куйган елларда ул берничә һөнәрне алыштыра-механизатор, комбайнчы хезмәтендә дә тәҗрибә туплый. Ул үзенең бензовозын металлолом өеменнән җыеп сафка бастырды. Бензовозга 15 ел элек утырган. Бу машина йөртүчедән үтә игътибарлылык һәм һөнәри осталык таләп иткән техниканың аерым төре. Машина бик иске булса да, йөртүченең оста кулларында ул һәрвакыт сафта.

Хуҗалык басулары төрле җирдә: Тукай районы Боерган авылында, Тауасты Байлар, Иске Маҗында. Машина йөртүчегә тракторлар һәм комбайннар эшләгән җиргә теләсә нинди һава торышында, пычракта да барырга кирәк. Чәчү, печән хәзерләү, урак өстендә тракторлар һәм машиналар кырда ук ягулык белән тәэмин ителә. Менә шул рәвешле Атлас бензовозда Дусай Кичү авылыннан төрле юнәлештәге басу-кырлар буйлап хәрәкәт итә. Ягулыкны заманында Әҗәкүл, Чаллы нефтебазасыннан үзе үк ташыды, хәзер Тукай районы Боерган авылыннан гына барып ала. 

— Атлас безнең өчен алыштыргысыз кеше, — дип фикерләре белән бүлеште авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш агрономы Илфак Мәүҗиев. — Ул үзенә йөкләнгән эшкә җаваплылык хисе белән якын килә. Авырлыкларга бирешмичә, теләсә нинди эшне җиң сызганып башкара. Бензовоз йөртүчесенең буш вакыты юк, ул һәрвакыт теге яки бу участокка ашыга. Башкача мөмкин дә түгел — басу-кырлардагы техника ягулык көтә. 
Атлас эштә генә түгел, гаиләдә дә үрнәк әти, тормыш иптәше Ләйсәния белән бер ул һәм бер кыз бала тәрбияләп үстерәләр. Улы Асаф Чаллы шәһәрендә "КамАЗ«ның корыч кою заводында электрик булып эшли. Кызы Ания Минзәлә педагогия көллиятендә белем ала. 

Авыл хуҗалыгында аның кебек булдыклы, уңган шоферлар күбрәк булсын иде. Уңган машина йөртүченең бай тәҗрибәсе, осталыгы, яшь хезмәттәшләре өчен бәя биреп бетергесез хәзинә. Халык телендә: «Эш сөйгән-бәхетен табар», — дигән әйтем бар. 

Атлас Вилданов:
— Хуҗалыкта тырышып эшләгән өчен хезмәт хакын мул бирәләр. Көндезге һәм кичке ашны бушлай ашаталар, эшләгән кешегә элекке елларны печәнне бушлай бирделәр, һәм хезмәт хакы җитәрлек булгач, үзеннән үзе тырышып эшлисе генә килә. Хәзер яшьләрнең күбесе чит якларга китә, — дигән үкенечен җиткерде ул. — «Минзәлә» газетасын яздырып алып укыйм. Газета битләрендә район тормышы киң яктыртыла, шулай булса да кайсы хуҗалыкның күпме сөт, ит җитештергәне турында таблица һәм бакчачылык турында киңәшләр булса яхшырак булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев