Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аварияләр борчу тудыра

Агымдагы елның 10 айлык мәгълүматларына караганда, район территориясендә юл-транспорт халәтенең торышы катлаулы булып кала.

Шушы чорда 48 юл-транспорт вакыйгасы теркәлде (узган елның шушы чорында -34). Әлеге вакыйгаларда 10 кеше һәлак булды (узган елгысы 13), 66 кеше тән җәрәхәтләре алды (41).Юл-транспорт вакыйгаларының саны матди зыян килүне исәпләгәндә 449 дан (2011 елгы) 500гә җитте (2012 елның 10 аенда).

Төрле чаралар күрүгә карамастан, машина йөртү таныклыгы булмый торып, исерек килеш руль артына утыручылар тарафыннан кылынган юл-транспорт вакыйгаларының үсү динамикасы саклана. Шул ук вакытта аварияләргә бәйле күренешләрнең арта баруында төп сәбәпләрнең берсе булып юл хрхкхтендә катнашучыларга карата эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан күзәтчелек эшчәнлегенең җитәрлек дәрәҗәдә булмавы дәвам итә.

Район юлларында авариягә бәйле халәтне тотрыкландыру максатыннан чыгып һәм РФ ЭЭМ күрсәтмәләрен үтәү йөзеннән, Россия ЭЭМның Минзәлә районы буенча бүлек начальнигы И Хазиев тарафыннан "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында"гы приказга кул куелды. Әлеге күрсәтмә юл хәрәкәте өлкәсендә тупас хокук бозуларны, машина йөртүчеләрнең җәмәгатьчелеккә каршы тәртипсезлек фактларын булдырмау буенча эшне активлаштыруны таләп итә. Шуңа бәйле рәвештә автомобиль йөртүчеләрнең эчкән килеш руль артына утыру фактларын ачыклау буенча массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында массовый төстә тикшерүләр үткәрелә. Тикшерү нәтиҗәләре әлеге мәгълүмат чараларында бастырып чыгарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев