Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Август-Мензелинск» хуҗалыгында Геннадий Поповка хөрмәт белән карыйлар

Хуҗалык хезәмәтчәннәре аны алдынгы машина йөртүче итеп кенә түгел, уңган ир-ат буларак та белә.

Геннадий районыбызның Друҗба авылында туып үсә, кечкенәдән әтисе киң профильле механизатор булганлыктан аның янында катнаша, акрынлап трактор, комбайн йөртергә өйрәнә. Шәһәребезнең 2 санлы урта мәктәбен тәмамлагач Чистай авыл хуҗалыгы техникумында механиклыкка укый башлый, бер ел укыгач аны армия сафларына алалар. Армия хезмәтен Германиядә радист вазыйфасын башкара.

Чистайда белем алуын тәмамлагач районның Друҗба умартачылык совхозында инҗенер булып башлый. Ул эшләгән совхозны Мензелинский совхозы белән берләштерәләр һәм аны совхозга баш инҗенер итеп тәгаенлиләр. Бу вазыйфада 7 ел эшләгәннән соң аны совхоның идарәчесе-управляюший итеп итеп күчерәләр. Ул чактагы хуҗалык җитәкчесе Тимерхан Муллашәехович совхозда инҗенерлык хезмәте аксый башлагач аны янә баш инҗенер итеп билгели һәм ялгышмый. Ул эшләгән чорда техникалар озак вакытка ватылып ятуның нәрсә икәнен дә белмиләр. Геннадий Александрович запас частьларның каян кирәк шуннан табып алып кайта. 

Заманында бу хуҗалык алдынгылар сафында була, колхоз-совхозлар тарала башлаганчы, инвесторлар килгәнче «Кайда туган-шунда ярап куйган» әйтемендәгечә, 58 яшенә җиткәнче шунда эшли. Булдыклы геннадий инҗенер исеменә тап төшермәде, хезмәтне яхшы оештырды, әйткәнне, төртеп күрсәтүне көтеп йөрмәде, машина трактор паркында бөтен проблемаларны үзе хәл итте. Органик групп-Минзәлә банкротлыкка чыккач хуҗалыкны икенче инвестор"Август" кампаниясе кул астына ала. Булдыклы инҗенерга «Август» компаниясендә инҗенер вазыйфасы булмагач, Геннадий шофер булып эшкә керергә карар кыла. Геннадий бу эштә дә сынатмый, эшчеләрне төрле авыллардан вахта машинасында эшкә йөртә. 

Хуҗалык хезәмәтчәннәре Геннадийны алдынгы машина йөртүче итеп кенә түгел, уңган ир-ат буларак та белә. Геннадий тормыш иптәше Ольга Михаиловна белән бер кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерделәр.Улы Александр әтисе һөнәрен сайлап Кама политехника институтын тәмамлады, хәзер Чаллы шәһәрендә бер оешмада инҗенер вазыйфасын башкара. Кызы Анҗела Минзәләдәге "Футука Кидс«мебель фабрикасында эшли. Өч оныгына куанып яши ул. Геннадий буш вакытларында «Минзәлә» газетасын укый. Элек яшь вакытта ауга йөргән булса, хәзер иске мотоцикллар төзәтү белән мәшгүль.

Геннадий Александрович авыл хуҗалыгы өлкәсендә нәтиҗәле һәм тырыш хезмәте өчен район авыл хуҗалыгы алдынгылары җыелышында Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгың Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Моннан тыш ул ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазенә ия. Әле моның өстенә район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм Мактау кәгазьләре дә бихисап. Геннадий "Август-Мензелинск"ҖЧҖдә мул уңыш үстерүдә дә, терлекчелек продукциясе җитештерүдә дә үзеннән лаеклы өлеш кертә. Үз эшен белеп, яратып башкаруы өчен коллективта да зурлыйлар үзен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев