Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авылны эшле итеп тотучы хуҗа

"Спецатоммонтаж" ярдәмче хуҗалыгы җитәкчесе Рөстәм Салихов (1 нче рәсем) үз инвестицияләрен авыл хуҗалыгына салып, Богодаровка авылын саклап калуга зур өлеш кертә.

"Спецатоммонтаж»ның ярдәм­че хуҗалыгы моннан 24 ел элек оешкан иде. Рөстәм Мостаки­мовичны бу хуҗалыкка 1988 елның август аенда ветеринар табиб булып эшкә Замир Зы­ятдинович Гобәйдуллин чакыр­ган була. Рөстәм әфәнде аңа чаклы Мөслим районының Ва­хитов колхозында ветеринар участок табибы булып эшләгән. Ярдәмче хуҗалыкны оештыр­гач, ул заманда биш директор бер-бер артлы хуҗалыкны талап, бөлгенлеккә төшереп китеп баралар, Рөстәм шул ва­кытта дилбегәне үз кулына ала. Авыл таралу хәлендә була. Авылны саклап калырга кирәк, 5 коттедж 8 ай салына биредә. 1991 елда союз таркалгач, "Спецатоммонтаж"ның да яр­дәме бетә. Ярдәмче хуҗалыкка үз көнен үзе күрергә генә кала. Ул вакытта 110 баш үгез симер­тәләр иде хуҗалыкта. Рөстәм аларны бетереп, "Урожайный" совхозы җитәкчелегеннән сы­ерлар асрау өчен ферма сатып ала. Акрынлап таналар җыя. Авыл халкы эшсез калмасын, төшенкелеккә бирелмәсен өчен ул тырыша. Моның өчен аңа күп чыгымнар түгәргә туры килә. Приватизация башлангач, хуҗалыкта эшләмәгән кешеләр дә өйне, коттеджны үзләренеке итәләр.

Бүген "Спецатоммонтаж" яр­дәмче хуҗалыгында җир мәй­даны 704 гектарга җитә, шуның 200 гектарында азык культура­лары үстерәләр, калганында бөртекле культуралар игәләр. Көзге байлыклары мул булган, узган ел алар бөртеклеләр уңышын 39,7 центнерга җиткер­гәннәр.

- Иң башта орлыкчылык буенча эшкә игътибарны арттырдык, чәчү материалын алыштырдык, - ди хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Салихов. - Быел чәчеләчәк ор­лыкларның сыйфаты яхшы. Көз көне бөтен җирләрне эшкәртеп куйган идек.

Хуҗалыкта терлекчелекне үстерүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев