Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авылларны Рәмис Габдуллин кебекләр яшәтә

Урыс авыл җирлеге җыенында шушы көннәрдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Урыс авыл мәдәният йорты директоры Рәсим Габдуллинны тәбрикләделәр. Юбилярны сәхнә түреннән котлаучылар күп иде.

Гөлчәчәк Габдрахманова, Минзәлә район мәдәният сарае директоры:

–Рәсим Латыйп улы заманында нефтьче була, аннары ул мәдәнияткә тартыла. Бүгенге көндә Урыс авыл мәдәният йорты директоры. Ул районыбызда хөрмәт яулаган хезмәткәрләребезнең берсе. Татар халкының мәдәниятен үстерүгә, гореф-гадәтләребезне саклауга керткән өлешегез, башкарган эшләрегез өчен рәхмәтебез зур. Моннан өч ел элек авылдагы “Хыял” ансамблен оештыруыгыз да шушы хезмәтегезнең бер өлеше. Оста баянчы булуыгыз да мактауга лаек, улларыгыз да сезнең дәвамчыларыгыз булсын иде. Сез һәм сезнең гаиләгез дә авыл тормышын җанландыруга өлеш кертеп, тирә-юньдәгеләргә матур үрнәк күрсәтәсез. Алга таба да мәдәният дөньясында кайнап, авылдашларыгызны, минзәләлеләрне матур эшләргә рухландырып торсагыз иде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев мәдәният өлкәсендә куйган хезмәте өчен юбилярга рәхмәт сүзләре әйтте, ихлас теләкләрен җиткерде. Урыс авыл җирлеге башлыгы Фазыл Мәүлин Рәсим Габдуллинның хезмәте турында сөйләгәндә аның  авыл җирлеге башлыгының таянычы булуын ассызыклады, истәлеккә бүләк тапшырды.

Авылның “Хыял” ансамбле юбилярга багышлап махсус чыгыш әзерләгән иде.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев