Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аю авылында ак әбиләр белән очрашу

Аю авыл китапханәсендә борынгы татарларның Исламны кабул итүе уңаеннан, авылның Ак әбиләре белән очрашу узды.

Китапханәче Ахметзянова В.В. тарих белән таныштырып узды. VII йөздә Кубрат хан төзегән дәуләт озын гомерле булмый, ханның үлеменнән соң, хәзәрләр басып алгач дәуләт таркала һәм болгарлар яңа җирләргә күчеп утыра башлыйлар. Яңадан дәүләт төзү өчен халыкны берләштерү максатыннан, бер аллага гына табына торган дин кабул итәргә, дигән карарга киләләр. Шушы үтенеч белән Гарәбстанга илче җибәрелә, 922 елда Ибне Фазлан аша уңай җавап килә, ул Болгар халкына Ислам хакында аңлата, шул рәвешле Болгар иле Ислам динен кабул итә.
Ялалова Рәвилә апа тарихны тагын да тирәнрәк аңлатты һәм үзләренең Хаҗга баруларын, аннан алып кайткан тәәсирләре турында сөйләде.
Тарихи яктан авылыбызда диннең торышы турында Ханькова Зөһрә һәм Тимерханова Разима апалар сөйләделәр. Сагдатуллина Гамилә апа диннең тәрбияви әһәмиятен аңлатып утте. Авыл елъязмачысы Мансурова Гүзәл апа мөнәҗәтләр турында мәгълүмат бирде һәм тәрбиягә багышланган мөнәҗәт әйтте, килгән апалар да кушылып мөнәҗәтләр әйтеп, шигырьләр укып очрашу бик җанлы барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев