Минзәлә
  • Рус Тат
  • Аюда – БАЛАЛАР САБАНТУЕ

    4 июнь көнне, Аю авылы мәдәният йортында балалар өчен Сабантуй уздырылды.

    Һава шартлары начар тору сәбәпле, бәйрәмне сабантуй мәйданында түгел, клуб бинасында үткәрергә туры килде. Ачык һавада уздырмасак та, сабантуй бик күңелле узды – балалар капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып ярышу, таяк тартышу, күзне бәйләп әйбер кисү, “Балык тоту”, командалап канат тарту кебек бәйгеләрдә көч сынашты. Кызлар һәм малайлар төрле уеннарда катнашып, бәйрәмне карарга килгән дәү әниләргә, әти-әниләргә концерт номерлары күрсәтеп, рәхәтләнеп ял итте. 
    Сабантуйда катнашкан бер генә бала да бүләксез калмады. Спонсорыбыз Шиков Алик Юрьевичка бик зур рәхмәт!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: