Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аюда "Супер әбиләрне" барладылар

Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды. 

Аю авылы мәдәният йортында зур бәйрәм - “Супер әби” конкурсы уздырылды. Бәйгедә авылыбызның 5 күркәм әбисе катнашты. Алар бәйрәмне үзләре белән таныштырудан башлап җибәрде - ничә яшьтә әби булдылар, оныклары турында, әни һәм әби арасында аерма нидә – барысы буенча да мәгълүмат алдык. Әбиләрнең осталыкларын кул эшләреннән һәм татар милли ризыкларыннан торган күргәзмәдә күрдек. “Сәләтле әби” биреме дә өй эше итеп бирелде: Рина апа Фаррахова оныгы Эльвина белән әби - онык мөнәсәбәтләре турында бик кызыклы скетч әзерләгән, Гамилә апа Сагдатуллина нәфис сүзгә осталын, Фәйрүзә, Дифиза, Һәдия апалар җырга сәләтен күрсәтте. Сөйкемле, тыйнак, матур әбиләребезне төрлечә сынап карадык – “Ак биләүгә биләдем”, “Бишек җыры”, “Тәгәри китте йомгагым”, “Тәмле телле әбием” кебек биремнәрне дә әбиләр уңышлы үтеп чыкты. 
Ниһаять, бәйгенең иң көткән һәм иң дулкынландыргыч мизгеле - “Супер -әби” конкурсы җиңүчеләрен игълан итәр вакыт җитте. Катнашучылар төрле номинацияләрдә җиңүчеләр итеп билгеләнде. 
Менә алар безнең супер - әбиләребез: 
"ИҢ ҮРНӘК ӘБИ" номинациясендә җиңүче - РИНА ФАРРАХОВА, 
"ИҢ ҖИТЕЗ ӘБИ" номинациясендә җиңүче - ФӘЙРҮЗӘ ШАФИУЛЛИНА, 
"ИҢ УҢГАН ӘБИ" номинациясендә җиңүче - ДИФИНӘ КАНТОНОВА, 
"ИҢ ОСТА ӘБИ" номинациясендә җиңүче - ҺӘДИЯ РАХМАТУЛЛИНА, 
"ИҢ СӘЛӘТЛЕ ӘБИ" номинациясендә җиңүче - ГАМИЛӘ САГДАТУЛЛИНА! 
Барлык катнашучыларга Аю авылы җирлеге исеменнән грамота һәм бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм чәй табыны белән тәмамланды.

Роза Гыйльфанова, Аю авылы мәдәният йорты мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев