Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балачак хыялым

Дәлилләр җыю, фактларны исбатлау, җинаять булган урыннарга чыгу - бу тикшерүче башкара торган эш-гамәлләрнең бик азы гына. Эш катлаулы. Әмма шунысы кызык, нәкъ менә шундый һөнәр соңгы вакытта хатын-кызларны үзенә җәлеп итә. Һәм алар үз эшләрен бик яхшы башкара.

Бүгенге әңгәмәдәшебез - Рос­сия ЭЭМнең ТРның Минзәлә районы буенча тикшерү бүлекчәсе тикшерүчесе Оль­га Петрова. Ул Минзәләдә туган, 2 нче урта мәктәпне тәмамлаган, аннары авыл хуҗалыгы техникумының "Хокук белемнәре" бүлеген тәмамлаган, бүгенге көндә укуын КДУда дәвам итә.

- Ольга, шундый җитди "ирләр һөнәре"н сайлауга сезгә нәрсә этәргеч бирде?

- Мин балачактан ук милиция хезмәткәре булырга хыяллан­дым, төрле эшләрне ачарга, җитди эшчәнлек алып барырга теләдем. Мин бу һөнәрне һич тә ирләр һөнәре дип атамас идем. Бәлки без ир-атларга караган­да күпкә җаваплырак булган­лыктан, бу эштә байтак хатын-кызлар эшли.

- Бу һөнәрне сайлап ялгыш­тым, дигәнегез булмадымы?

- Әлегә мондый хис кичергәнем булмады. Бу вазифамны ике ел башкарам, ә эчке эшләр бүлегендә өч ел эшлим.

- Сез тикшергән иң беренче эш нинди иде, хәтерегездәме?

- Үземә тикшерергә туры килгән иң беренче эшне минем бер­кайчан да онытасым юк. Бу бер төркем затларның кибет басу эше иде. Бу эш бик катлаулы булды, әмма тикшерү органы җитәкчесе ярдәме белән мин бу эшне судка җибәрдем. Баш­тарак, әлбәттә, нинди дә бул­са эшкә алынырга курка идем, тора-бара бу халәтне җиңдем, хәзер икеләнү тойгысы бетте.

- Эшне башкарып чыга алмам дип икеләнүләр булдымы?

- Икеләнүләр һәрчак булды, хәзер дә бар, авыр хәлләр килеп чыкканда "Мин моны булдыра алмам", дигән фикер туа. Әмма бар көчеңне учыңа җыясың да, җиңеп чыгасың һәм уңышларыңа сөенәсең.

- Гаилә әгъзаларының синең бу һөнәрне сайлавыңа мөнәсәбәте нинди булды?

- Алар минем һәр башлан­гычымны уңай кабул итәләр. Гәрчә өйдә бик сирәк булсам да, алар һәрчак ярдәмгә әзер.

- Ир-ат хезмәттәшләрегезгә еш мөрәҗәгать итәсезме?

- Без һәрчак бердәм эш итәбез. Эчке эшләр бүлегендә ир-ат, хатын-кыз дигән төшенчә юк, барыбыз да - хезмәткәр. Кай­чак оператив-тикшерү төркеме белән урыннарга чыгарга туры килә, анда тикшерүче началь­ник вазифасында, ә ир-ат хезмәткәрләр - үз вазифасын­да.

- Сезнең эш нидән гыйбарәт?

- Тикшерүче ул - юрист, ул җинаять эшләрен тикшерү белән мәшгуль, шулай ук опе­ратив-тикшерү төркемнәре белән җитәкчелек итү, кизү тор­ганда юл-транспорт һәлакәте булган урыннарга чыгу да аның вазифасына керә. Тикшерүче һөнәренең спецификасы - җинаятьчеләрне табу һәм алар­ны җаваплылыкка тарту. Әмма һөнәри бурычлардан тыш, тикшерүченең башка өлкәдә дә белем-күнекмәләре дә булырга тиеш. Мин үзем турында күпкә катырак, таләпчәнрәк була башладым, дип әйтер идем. Үземнән һәм янәшәдәгеләрдән шуны таләп итәм.

- Буш вакытта нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- Вакытны бушка уздырмыйм мин. Буш вакыт укуга китә. Юриспруденциягә, тикшерү эшләренә бәйле белемнәрне күтәрү өстендә эшлим.

- Хатын-кыз тикшерүче булу җиңел түгел, ул нинди сый­фатларга ия булырга тиеш?

- Без хатын-кыз табиблар, укы­тучылар кебек үк хезмәткәрләр. Бары тик эш урыннарыбыз гына төрле. Хатын-кыз тикшерүчедә үҗәтлек булырга тиеш дип са­ныйм. Нәкъ менә шул рәвешле, туры сүзлелек, катгыйлык белән авырлыкларны җиңеп чыгасың. Каршыңда гаепләнүчеме әллә зыян күрүчеме, син алар белән уртак тел таба белергә тиешсең. Һөнәрем минем өчен яшәү мәгънәсенә әверелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев