Реклама
Транспортлары булуга карамастан, күп кенә ата-аналар "Кояшкай" лагерендагы балалары янына велосипедларда баралар. Моның белән алар яшь минзәләлеләргә үрнәк күрсәтәләр. Мисал өчен, "Кояшкай" лагерына баручы юлда безгә шәһәребездәге бер оешма җитәкчесе Владимир Чернов очрады. "Урман" чишмәсе бар минзәләлеләрнең дә диярлек яраткан ял итү урынына әйләнеп бара. Һәр көнне (кышын да,җәен дә)...
Транспортлары булуга карамастан, күп кенә ата-аналар "Кояшкай" лагерендагы балалары янына велосипедларда баралар. Моның белән алар яшь минзәләлеләргә үрнәк күрсәтәләр. Мисал өчен, "Кояшкай" лагерына баручы юлда безгә шәһәребездәге бер оешма җитәкчесе Владимир Чернов очрады.
"Урман" чишмәсе бар минзәләлеләрнең дә диярлек яраткан ял итү урынына әйләнеп бара. Һәр көнне (кышын да,җәен дә) чишмәгә суга килүче дистәләгән шәһәрдәшләрне күрергә була. Ә чишмә янындагы территория спорт һәм актив ял итү өчен менә дигән урын. Аның янәшәсендәге трассада кыш көне чаңгычылар шуса, хәзер исә анда тимер атларының педальләрен әйләндерүче кешеләрне күрергә мөмкин. Сүзем, "Урман" чишмәсенә баручы юлны тутырып диярлек йөрүче велосипедистлар турында. Әлеге юлның велотрассага әверелүенә күп кенә машина йөртүчеләрнең ачулары да киләдер, мөгаен. Мондый "шумахер"ларга күптән түгел генә үз көченә кергән занонны искәртеп узасы килә: әгәр дә велосипедлар өчен махсус юл юк икән, велосипедист машиналар хәрәкәт итә торган юлдан йөрергә хокуклы. Кич белән үзем дә шул юлдан йөргәндә миңа балалары белән йөрүче дистәләгән ата-аналар, яшүсмерләр очрады. Барысының да теләкләре бер: велосипедлар һәм роллерлар өчен аерым юл булсын һәм автомобиль йөртүчеләр монда, саф һавада ял итүче кешеләргә, тотнаклык һәм сабырлык күрсәтсеннәр иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз