Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балаларны “челтәр”дән ничек аерырга?

Улым көннәр буе Интернетта утыра. Ашамый-эчми, сорау бирсәң, йомыш кушсаң, әһәмият бирми, гомумән, ул аның ризыгы да, сулаган һавасы да, дусты да. Интернет - кеше акылы уйлап тапкан гаҗәеп күренеш. Ул безнең тормышыбызны яулап алды. Әмма балаларыбызны үзенә йота барган интернет челтәренең тискәре яклары күп шул. Моңа торган саен ныграк...

Улым көннәр буе Интернетта утыра. Ашамый-эчми, сорау бирсәң, йомыш кушсаң, әһәмият бирми, гомумән, ул аның ризыгы да, сулаган һавасы да, дусты да.

Интернет - кеше акылы уйлап тапкан гаҗәеп күренеш. Ул безнең тормышыбызны яулап алды. Әмма балаларыбызны үзенә йота барган интернет челтәренең тискәре яклары күп шул. Моңа торган саен ныграк инанасың. Бер генә мисал. Берәүнең 15 яшьлек кызы виртуаль дөньяда аралашып, үзенә яр таба. Байтак аралашалар болар. Ул үзен 25 яшьлек бизнесмен дип таныта, якын араларда командировкага килгәч, кыз белән очрашырга теләвен бел-дерә. Әмма беренче карашка гади тоелган бу гадәти хәл, ата-ана уяу булмаса, бик хәвефле тәмамланыр иде. Соңрак кыз теге танышының эре мошенник икәнлеген ишетә. Баксаң, аның бу шәһәрдә генә дә биш корбаны бар икән.

Әлеге вакыйгага охшаш хәлләр турында соңгы вакытта еш ишетәбез. Җиңел табыш артыннан куучылар танышу сайтларын үз мәнфәгатьләрендә оста файдалана һәм алар аркылы үз корбаннарын таба. Кызганычка каршы, югарыда әйтелгәнчә, аларның ятьмәләренә еш кына балалар да эләгә.

Бүген Интернетта наркотик, тарта торган катнашмалар кебек зарарлы матдәләр тәкъдим итүче, бозыклык, әшәкелек таратучы сайтлар арта. Аннары, бик күпләр виртуаль дөнья белән мавыгып китеп, чама дигән нәрсәне оныта. Шулай җайлап "пәрәвез"сез яши алмый башлый. Бөтендөнья сәламәтлек саклау ассоциациясе компьютерга бәйлелекне авыр чирләр рәтенә кертә хәтта.

Интернетка бәйле куркынычлар исемлеген тагын дәвам итәргә булыр иде. Ләкин, югарыда телгә алынганнары гына да проблеманың никадәр четерекле булуына ачык дәлил. Һәм алар, иң беренче чиратта, акны-караны аерырга әле өйрәнмәгән, дөньяны алсу күзлектә күрүче, һәрнәрсәгә ышанып барган балалар өчен аеруча куркыныч. Балаларны Интернет зыяныннан ничек сакларга соң? Компьютерны чыгарып ташлауның бер мәгънәсе дә юк, анысы. Димәк, башка юлларны эзләргә кирәк. Бу хакта соңгы вакытта фикер алышулар ешайды. Көнбатыш илләрдә әлеге мәсьәләне хәл итү - күптән игътибар үзәгендә. Чөнки глобаль челтәр аларга алдан килде. Мәсәлән, АКШта инде 2001 елда ук 5 яшьлек балаларның - 25 проценты, ә 15-17 яшьлекләрнең 75 проценты Интернет белән кулланган. Бүген Россиядә 14 яшькә кадәрге 8-10 миллион бала Интернетта "утыра". Бу сан көннән-көн үсә генә бара.

Хәзер мәгариф учрежде-ниеләре дә "пәрәвез"гә тоташтырылды. Шуның нәтиҗәсендә генә күпме бала Интернетка керүгә дучар ителә. Шунысы аяныч, бөтендөнья челтәренә керүче Россия балалары һәм үсмерләренең 40 проценты даими рәвештә агрессив һәм легаль булмаган контентлы Интернет-сайтларга күз сала икән.

Чынлап та, "пәрәвез"-нең мөм-кинлекләре арткан саен Интернет куркынычлары саны да күбәя. Аларның бигрәк тә балалар психикасы өчен зарарлы булганнары киң тарала.

Болар - төрле эчтәлек-тәге экстремистик материаллар, шәхси мәгъ-лүматларны законсыз куллану, җинаятьчел эш-чәнлеккә җәлеп итү, Интернет аша куркыту оештыру.

Россиядә агымдагы елда балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җи-наятьләр саны 20 процентка кимегәндә шушы ук категория балалар башкарган әшәкелекләр (разврат) саны - 15 процентка, ә җенси характердагы көч куллану 21,5 процентка арткан.

Бер сәясәтче телетапшыруда Интернетны "террорчыларның тулы энциклопедиясе" дип атады. Мәсәлән, бер үсмер малай Интернет-сайтларның берсендә шартлаткыч ясау рецептын табып, аны сынап карарга уйлый. Әмма кулдан ясалган шартлаткыч малайның кулында ук шартлый...

Интернетның кире йогынтысыннан балаларны саклауда төп рольне ата-аналар уйнарга тиеш. Моның өчен әти-әниләргә Интернет-ликбез оештыру мөһим. Билгеле, хокук саклау органнарында эш-ләүчеләр дә кул кушырып утырмый: "пәрәвез"гә "кара мәгълүмат" урнаштыру белән шөгыль-ләнүчеләрне ачыкларга тырыша. Узган ел бер танышымның өенә шалтыратып, аны тыелган сайтка керүдә гаепләделәр. Мондый гамәлләргә күзәтчелек итүче орган вәкиле тиз арада аның эш урынына килеп җитте. Тикшерә торгач, мәктәптә укучы улларының ялгыш бу сайтка кергәнлеге ачык-ланды, әмма сайттагы төркемгә катнашы булмаганлыгын озак вакыт расларга туры килде аларга.

Балага кече яшьтән үк Интернет һәм аңарда очрарга мөмкин булган куркыныч хакында аңлатырга, сөйләргә кирәк. Әйтик, без бәләкәйдән үк, хәтта авылда туып-үссәк тә, шәһәр эчендәге юл йөрү кагыйдәләрен беләбез. Интернет кагыйдәләрен дә, бәлки, кызык-лы формада балага җиткерү отышлы булыр. Моның өчен, билгеле, укытучыларның гына түгел, ата-аналарның да азмы-күпме мәгълүматлы булуы зарур. Чөнки балалар күбесе өйдә компьютер артында утыра. Ата-аналар алар белән Интернетта утырырга вакыт тапса, бик әйбәт булыр иде. Тик аларның күбесе Интернет турында үзләре дә аз белә. Мәктәп укучылары әйтүенчә, алар Интернет аша өйгә бирелгән сорауларга җавап эзли, яңалыклар белән таныша, электрон почтасын тикшерә, дуслары белән аралаша. Ә шулай да Интернетка кайчан күбрәк керәсез дигән сорауга алар: "Күңелсезләнгәндә, шөгыльләнер нәрсә булмаганда", - дип җавап-лый. Шулай булгач, артык фәлсәфә итү кирәкми.

Әйе, бүген өйдән чыкмыйча гына Интернет аша төрле түләүләр башкарырга, ведомствоара оешмалар белән элемтәгә керергә, теге яки бу оешмага гариза тутырырга, һәм тагын әллә нинди гамәлләр башкарырга була. Бу яңалыкларга да күнегеп киләбез, хәзер тискәре яклары белән көрәшер вакыт. Үсеп килүче буынны бу шаукымнан коткарасы иде. Әмма ничек?

Балалар өчен "кайнар линияләр" булдыру, га-мәлдәге законнарны камилләштерү бәлки «бөтендөнья челтәре»н зыянсыз итүгә юл ачар?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев