Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балаларны сөендерделәр

Яңа ел бәйрәме - балаларның гына түгел, өлкәннәрнең дә көтеп алган әкияти, кабатланмас бәйрәмнәренең берсе. Яңа елда без иң зур хыялларыбызның тормышка ашуын көтәбез, чыршы астыннан бүләкләр эзлибез һәм чын күңелдән әкияткә, могҗизага ышанабыз.

Менә ничә ел инде Минзәлә коррекция интернат-мәктәбендә тәрбияләнүче балаларга бүләкләр өләшү оештырыла, бу бәйрәм могҗиза төсен ала. Быел бу могҗизаны Минзәлә муниципаль район башлыгы Рәсим Садыков,"Татспиртпром" ААҖ генераль директоры Гиоргий Куприянов, ТРның таможня хезмәтенең начальник урынбасары Радис Мифтахов, энергетикларның попечительләр советы рәисе Гүзәлия Әхмәдиева,"Татнефть" ААҖ, "Генерирующая компания" ААҖ, "Технотрон ПК" ААҖ, " Сетевая компания" ААҖ вәкилләре тудырды. Район Советы депутаты Равиль Миңнехуҗин үзе Санк-Петербургтан кайтып җитә алмаса да, аның күчтәнәчләрен башка кеше алып килгән. Әлеге бәйрәмдә чыгыш ясап, Рәсим Садыков болай диде: "Бөтен начарлыклар иске елда калсын, яңасын сабый бала сафлыгы белән башлыйк, күңелләрне керләндерми яшик, яхшылыкларны яңа елга алыйк, яхшы, киң күңелле, игелекле, мәрхәмәтле абыйлар күп булсын". Ул мәктәп директоры Камил Нәҗмиевка мәктәпкә кирәк-яраклар алу өчен 15 мең сумлык сертификат тапшырды. Килгән кунаклар бер-бер артлы чыгыш ясап балаларга яхшы укуларын, сәламәтлек, күтәренке кәеф теләделәр, күчтәнәчләрен, уенчыкларын тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев