Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бар яклап та уңышлы

Сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзекләндерү, яңаларын төзү буенча узган ел старт алган республика программасы безнең районда да чагылыш тапты: узган ел Түбән Тәкермәндә күпфункцияле үзәк, Николаевка, Дружба авылларында модульле фельдшер-акушерлык пунктлары сафка баскан иде, шундый объектларның берсе шушы көннәрдә Иске Матвеевка авыл җирлеге үзәгендә - Иске Матвеевка авылында үз ишекләрен ачты....

Сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзекләндерү, яңаларын төзү буенча узган ел старт алган республика программасы безнең районда да чагылыш тапты: узган ел Түбән Тәкермәндә күпфункцияле үзәк, Николаевка, Дружба авылларында модульле фельдшер-акушерлык пунктлары сафка баскан иде, шундый объектларның берсе шушы көннәрдә Иске Матвеевка авыл җирлеге үзәгендә - Иске Матвеевка авылында үз ишекләрен ачты. Яңа ФАП ачу тантанасында район җитәкчесе Айдар Салахов, район башлыгы урынбасары Фәис Вагыйзов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нурхади Гыйльфанов катнашты. Кунаклар арасында "Нефтемаш Азнакай заводы" ААҖ генераль директоры урынбасары Гөлнара Соловьева, район Советы депутаты Эдуард Кузнецов та бар иде. "Авыл халкы өчен күптән көтелгән, шатлыклы көн бу. Әлеге объект авыл халкына медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрүгә этәргеч булыр дип ышанам. Авылдагы башка социаль-мәдәни объектлар да әкренләп төзекләндереләчәк. Матвеевка авыл халкына сәламәтлек телим",-дип изге теләкләрен җиткерде район җитәкчесе Айдар Фәслахович. Аннары шушы ФАПны сафка бастыруда хезмәт куйган бер төркем төзүчеләр: "Газрегионсервис" ҖЧҖ эретеп ябыштыручылары Риф Җәләловка, Сергей Совгирага, "Чиста шәһәр"МУП эшчесе Александр Невзоровка район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары һәм премияләре тапшырылды. Районның мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл халкын бәйрәм белән котлап матур җырлар бүләк итте. Төзүчеләргә рәхмәт әйтеп, авыл халкының шатлыгын Иске Матвеевка авыл җирлеге башлыгы Хәким Дәүләтшин да уртаклашты. "Моңа кадәр авыл халкына хезмәт күрсәткән ФАП иске бинада - элеккеге Матвеевка участок хастаханәсенең амбулатория бүлегендә урнашкан һәм ул, чынлап та, яңартуга бик тә мохтаҗ иде", диде район үзәк хастаханәсенең баш табибы Павел Стоногин һәм беренчел медицина-санитар ярдәмен камилләштерүгә юнәлдерелгән һәм 2012-2016нчы елларга исәпләнгән ТР программасы кысаларында районда һәр ел саен 3әр ФАП төзеләчәге хакында әйтте, 245 кешегә медицина-санитар ярдәме күрсәтүче яшь белгеч - фельдшер Сирин Файдровка уңышлар теләде. -Өр-яңа, бөтен шартлар тудырылган, яңа җиһазлар белән комплектланган модульле ФАП бар яклап та уңышлы, мондый бинада авыл халкына хезмәт күрсәтү үзе бәхет ул, дип Сирин модульле ФАПны күрсәтеп йөрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X