Минзәлә
  • Рус Тат
  • Башкалар язмышы турында кайгыртып

    "Татмедиа" ААҖнең "Минзәлә" ММҮ филиалы каләм ияләренең берсе - бүлек мөхәррире Әлфинә Воробьева шушы көннәрдә гомер бәйрәмен - юбилеен билгеләп үтте. Башкалар хакында язып, башкаларның проблемаларын чишүгә каләм осталыгын салучы журналистның үз тормышы нинди, бүгенге дөньяга карашы ничек, нинди уйлар белән яши? Күңеле дә ап-ак кар төсле Табигатенә бәйлеме, әллә...

    "Татмедиа" ААҖнең "Минзәлә" ММҮ филиалы каләм ияләренең берсе - бүлек мөхәррире Әлфинә Воробьева шушы көннәрдә гомер бәйрәмен - юбилеен билгеләп үтте. Башкалар хакында язып, башкаларның проблемаларын чишүгә каләм осталыгын салучы журналистның үз тормышы нинди, бүгенге дөньяга карашы ничек, нинди уйлар белән яши?

    Күңеле дә ап-ак кар төсле

    Табигатенә бәйлеме, әллә суы шундыймы, иҗат кешеләренә бай булган төбәкләрнең берсе - Актаныш якларыннан безнең хезмәттәшебез, Иске Балтач авылыннан. Табигатьнең гаҗәеп матур, ап-ак карга төренгән чорында тугангадыр, күңеле дә ак карга охшаш аның: теге яки бу бәлага юлыккан, яисә ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең үтенечләрен сабыр гына тыңлап, аларның хәленә керүчән. Моны дәлилләү өчен бер генә мисал китерү дә җитә торгандыр. Шушы гыйнвар уртасында үзенең бер язмасының герое -инвалид егетнең туган көне икән. "Аңа минем ниндидер яхшылык эшлисем килә, туган көне белән булса да котлыйм әле" дип, телефон кулына алуына шаһит булдым. Моңа кадәр, узган ел, торак мәсьәләсендә бу егеткә ярдәм итү йөзеннән шушы округ буенча район депутатына мөрәҗәгать итте ул.

    Минзәлә кай ягы белән тартып китергән соң Актаныш гүзәлен? Хәтерендә әле, дулкынлана-дулкынлана, керә алсам гына ярый инде дип Минзәлә педагогия училищесына укырга кереп йөргән чаклары. Ул еллардагы даны тирә-якларга таралган шушы уку йортына укырга кереп укытучы булу теләге китерде дә инде аны Минзәләгә. Моңа инде өч дистә елдан артык гомер үткән. Укырга керде, кулына диплом алып чыкты. Ә аннан соң юллама буенча Алабуга районында, Яр Чаллы шәһәрендә укыту еллары, гаилә кору... "Минзәләгә яшәргә килүебез бер сәбәпсез генә булмады", ди юбиляр. Тормыш иптәшенең сәламәтлеге какшау сәбәпче булган моңа. Биредә педагоглык хезмәт юлын икенче урта мәктәптә дәвам итә. Ә аннан соң "Минзәлә" район газетасына корректор булып эшкә урнаша. "Редакциягә эшкә урнашу да ничектер үзеннән-үзе - шома килеп чыкты. Авырлыклар бераз соңрак башлангандыр... Минзәлә, күп тапкыр сындырып, яңадан торгызды, әмма Минзәләгә килеп каршылыкларны үтүемә үкенмим. Башка җиргә китәргә тәкъдим итүчеләр дә булды, аларга җавабым катгый: "Минзәләдән беркая да китмим". Биредә яраткан эшем, гаиләм бар, авыр чакларда ярдәм кулы сузардай чын дуслар таптым", ди ул.

    Каләм осталыгы

    Үз-үзен бәяләргә кушсаң, ул тизрәк үзенә тәнкыйть күзлегеннән караучан. Әмма уңай сыйфатлары күпме аның! Тырыш булуы, җитезлеге, шуның өстенә төгәллеге, ярдәмчеллеге. Мәгълүмат үзәгендәге иҗат кешеләре арасында темалар бүленгән. Әлфинә Әнисовна нигездә социаль әһәмияттәге темаларны яктырта, актуаль темаларны күтәреп чыга, әхлак темасына күп язучан. Бигрәк тә кеше язмышларына кагылышлы язмаларында аларның тормыш мизгелләрен лирикага хас формаларга төреп, укучыны җәлеп итүче, тормышчан детальләр белән бирергә тырышуы, йөгерек тел, җиңел, аңлаешлы итеп язу осталыгы - болар аның иҗатының үзенчәлеген тәшкил итәләр. Матбугатта эшләүчеләргә ике телне дә камил белү бик тә мөһим. Бу яктан да Әлфинәбез үрнәк. Моның өчен ул төпле белем биргән укытучыларына рәхмәтле булса, үз-үзенә таләпчәнлеге, тырышлыгы, үз өстендә эшләве дә зур роль уйный. Татар язучыларының әсәрләрен кечкенәдән укырга яраттым, хәзер дә укырга тырышам, шул ук вакытта рус әдәбиятын да яратып укыйм, ди ул.

    Тәнкыйть камиллеккә этәрә

    Иҗат кешеләренә, бигрәк тә журналистларга тәнкыйть эләгүчән инде ул. Бигрәк тә уч төбендәгедәй бернәрсәне яшереп калып булмый торган район үзәкләрендә эшләүчеләргә.

    Әмма шунысы бар, гадәттә алар теге яки бу язмада телгә алынган "көн геройларыннан".

    Әлфинә Әнисовна әле газетадан тыш җирле телевидениенең татарча тапшыруларын алып баручы хезмәткәре дә. Үзе әйтүенчә, телевидениедә эшләү теләге аның бик күптәнге хыялы. Ул райондагы хәбәрләр, яңалыкларны минзәләлеләргә җиткереп барудан тыш төрле тапшырулар әзерләп, шуларны эфирга чыгара. Телевидениедә аның зур хезмәт җимеше - аның тырышлыгы белән соңгы арада гына да глобаль темага түгәрәк өстәл оештырылды, район, республика күләмендә үткәрелүче чаралар буенча видеофильмнарга сценарийлар әзерләнде. "Бөтен нәрсәне матурлап, ямап чыгаруга караганда, тапшыруларның онлайн режимда баруы кулайрак дип уйлыйм. Киләчәктә әнә шундый тапшыруларны оештыра алсак, телевидениедә зур уңышка ирештек, дия алыр идем. Мин һәр чыгарылышка тәнкыйть белән карыйм. Камиллеккә чикләр юк, диләр бит. Үзеңнән канәгать булмау, бер яклап, үсешкә этәрә, диләр бит. Башта идеяләр күп, иҗат өлкәсендә дип әйтүем, шуңа аларны тормышка ашыру хыялы белән янып яшим. Шул ук вакытта «башкаларга караганда бер адым алда бару» фикере минем табигатемә бик туры килми.", дип саный ул һәм болай дип тә өстәп куя: - Минем өчен, иң мөһиме - үз-үземне җиңү, иртәгәне бүгенгемнән яхшырак итү. Көнләшү минем характерыма хас түгел, кешеләргә сокланам, бигрәк тә талантлы, матур, үзенчәлекле кешеләргә, ди юбиляр.

    Һәрбер кешедән яхшылык эзлим

    Кеше бишенче дистә якынлашканда үзендә үзгәреш сизә: бу чорда дөньяга караш утыра. Бу чорга карата Әлфинә Әнисовнаның мөнәсәбәте болайрак: "Адымнарыңны да чамалап атлыйсың - һәр кешедән иң беренче чиратта яхшы сыйфатларны эзлисең.Сабырлык арта, хәзер инде мин бөтенләй җитди, басынкы кеше. Күбрәк уйлап эш итәргә, компромисска барырга тырышам".

    Бәхет нидә?

    Тормышта һәркем өчен дә шәхси бәхет мөһим. Хатын-кыз, моңа, җитмәсә, иҗат кешесе булу да өстәлгәндә, бу бигрәк тә шулай. Икенче яклап, шәхси бәхет төшенчәсенә җәмгыятьтә үз-үзеңне табу да кермиме соң? Әлфинә Әнисовна белән бу темага сөйләшү җиңел түгел, чөнки балаларының атасы фаҗигале төстә вафат булган. Ике кызы, бер улы белән ул 40 яшендә тол калды. Ә тормыш дәвам итә... Балалары да зурлар инде: зурысы Яна кияүгә чыгып, Казанда яши, кечесе Эльвира да үз ярын тапты, улы Николай уку йортын тәмамлап, үз юлыннан бара, әнисенә зур терәк ул. Иң зур сөенече - оныгы Ева бар, кечкенә оныгының кайтуын зарыгып көтеп ала ул. "Аңлатып, тасвирлап бетерә алмаслык хисләр кичерәм оныгымны кочагыма алып сөйгәндә" дип шатлыгын уртаклаша юбилярыбыз.

    Әлфинә Әнисовна кызыклы шәхес, сәләтләре дә күп аның. Коллективта үткәрелүче кичәләрдән тыш район күләмендә үткәрелүче мәдәни чараларда катнашырга да авырыксынып тормый: үзенчәлекле тавышы белән күпләрне сокландыргыч итеп матур җырлый. Без аның бәйләүгә осталыгын да беләбез. Озын ял көннәрен ничек үткәрергә дип аптырамый: йон җегерләп, оекбашлар бәйләргә ярата ул. Ә хәзер, гаилә ишәйгәч, оныклар, кияүләр күренә башлагач, мондый оекбашларны ешрак та бәйләргә туры килә аңа.

    Безнең мәгълүмат үзәгендә, газетамы ул, радиомы яисә телевидениеме, җаны-тәне белән шушы эшкә бирелгән фидакарьләр генә эшли ала. Әйе, хезмәтебез җаваплы, җиңел түгел. Гаиләң, балаң булу өстенә, темаларны яктыртып бару, язмаларыбыз геройлары белән очрашыр өчен вакыт белән санашмау, алар язмышларын күңелдән үткәрү - газета, теле-, радиотапшырулар менә шулай чыга. "Минзәлә" газетасы да, "ТВ-Минзәлә" дә заман белән бергә үзгәрә, журналистларга да таләпләр катгыйлана бара, язмаларны, яңалыкларны параллель рәвештә үзебенең сайтка "элеп" барырга да өлгерергә тиешбез. Халыкка хезмәт итеп, без үрнәк, булдыклы шәхесләрнең язмышлары аша уңышка ирешү серләрен чишәбез, теге яки бу проблемаларны хәл итү юлларын эзләүгә өлешебезне кертәбез. Барлык катлам кешеләргә дә кызыклы, файдалы булырдай, гаилә белән укый торган басманың абруен саклап калырга, тапшыруларны эчтәлекле итәргә тырышабыз. Халык безне күзәтә, кирәк икән - кимчелекләребезне төртеп күрсәтә, рәхмәтен, хөрмәтен юллый, Иҗат кешеләре, шул исәптән безнең юбилярыбыз - Әлфинә Әнисовна да - шуның белән бәхетле дә.

    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: