Минзәлә
  • Рус Тат
  • Бергәлектә

    Кече агробизнесны үстерү районда, шулай ук өстенлекле юнәлешләрнең берсе санала. Бу саннарда да ачык күренә. Райондагы 70 тән артык фермер хуҗалыгының 6 сы узган елда гына оешкан.

    Фермерлар Мирзаһит Гали­ев һәм Инсаф Сәхәбиевның фермер хуҗалыгы соңгылар исәбенә керә. Алар икесе дә чыгышы белән Усай авылын­нан. Мирзаһит заманында Минзәлә авыл хуҗалыгы тех­никумын бетереп авыл хуҗа­лыгының төрле тармакларында хезмәт куйды: агроном, управ­ляющий, Чаллыда директор булып эшләде. Шул ук вакытта Казан авыл хуҗалыгы институ­тының экономист-оештыручы бүлеген тәмамлады. Гомумән, ул кайда гына эшләмәсен, оста оештыручы булды. Ә Инсаф мәктәпне бетергәч авылда ка­лып хуҗалыкта МТЗ-80 тракто­рында хезмәт куйды, алдынгы тракторчы булды. Бу ике уңган узган елның 10 октябрендә Га­лиев һәм 1 ноябрьдә Сәхәбиев үз КФХсын ача. Бизнес-планны яклыйлар.

    Алар КФХ ачканчы да иркен яшиләр, авылда үзләре салган йортта торалар. Мирзаһит абый үз хуҗалыгында 10 баш мөгез­ле эре терлек тота, шуның бер­се савым сыеры. Аның 27х9 размерында эшләнгән тепли­цасы бар, ул анда кыяр, поми­ дор үстерә, үзеннән артканын сата. Мал асрау өчен абзары иркен, быел абзарны тагы да зурайту өчен төзелеш матери­аллары кайтарткан. "Ике катлы абзар салырга уйлыйм, алдагы елларда мөгезле эре терлек санын 25 башка җиткерәм", ди фермер Галиев. Мирзаһитның фермер хуҗалыгы алып бару өчен Т-25, ДТ-75 чылбырлы тракторы бар. Сөрергә сабаны, печән чабу өчен КС-2,1 чап­кычы, печән җыйгычы, печән­не алып кайту өчен арбасына

    чаклы бар. Аның бакча учас­тогы да шактый - 40 сутый, ул анда бәрәңге, төрле җиләк-җи­меш агачлары, яшелчә үстерә. Ул әле үз хуҗалыгында 6 баш умарта тота.

    Инсафның бер МТЗ-80 трак­торы бар, аңа аның бөтен төр тагылма кораллары җитәрлек. Аның бакча участогы - 35 су­тый, ул да анда төрле яшелчә, бәрәңге үстерә. Инсафның хә­зер 10 баш мөгезле эре терлеге бар, шуның икесе савым сыеры, калганнары үгезләр, алар си­мертүгә куелган. Инсаф быел да терлекләрнең баш санын 14 кә җиткерергә уйлый. Алар икесе дә малларын си­мертеп, суеп сатарга сәүдә челтәрләре белән килешү тө­зегәннәр.

    КФХ оештыргач аның җире дә кирәк бит әле, алар үзләренең пай җирләрен алып быел эш­кәртергә уйлыйлар. Икесенә 35 гектар пай җире тия. Бу ике фермер бергә кушылып, бергә эшләргә тели. Шул 35 гектар­ның 10 сында арпа, 10 сында күпьеллык үлән, калган 15 гек­тарына берьеллык үлән чәчеп, маллары өчен сенаж салырга ниятләре бар. Туган як басула­рын тергезү теләкләре алар­ның күңелендә күптән йөргәнбула инде. Моның өчен алар үзләрендә көч-куәт барлыгын да тоялар.

    Фермерлар елга үзләренең күп­ме суммада акча кертәчәкләрен дә сер итеп сакламадылар. Быел алар үз хуҗалыкларын­нан 350 мең сум акча кереме алырга уйласалар, алдагы ел­ларда алар бу санны 800 мең сумга җиткерергә исәплиләр.

    Бу ике фермерның һәр көне хезмәт белән үтә. Әзерне генә көтеп ятмыйлар, һәрвакыт яңа идея, планнар белән эшлиләр. Алар әле үзләрен генә эшле итмичә, һәрберсе тагы берәр кешене дә эшле иттеләр.

    Республикада "Эш башлаучы фермерларга 2012-2014 еллар­да ярдәм" программасы эшли башлады. Алар әлеге програм­ма нигезендә терлекчелек тар­магын үстерүгә өлешләрен кер­түләренә шик юк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: