Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүген ярминкә Минзәләдә гөрләде, бишесендә Чаллыда була

Бүген шәһәребезнең Октябрь мәйданында иртәдән үк җанлылык башланды. Район хуҗалыкларыннан тыш, авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр районда барган өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан оештырылган ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукцияләре белән сату итте. Табигатьтә начар һава торышы юк, диләр. Тирә-юньдә хакимлек иткән матур көз озакламый кыш киләсен искәртте: кар бөртекләре күренде, салкынча җил исте. Әмма...

Бүген шәһәребезнең Октябрь мәйданында иртәдән үк җанлылык башланды. Район хуҗалыкларыннан тыш, авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр районда барган өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан оештырылган ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукцияләре белән сату итте.

Табигатьтә начар һава торышы юк, диләр. Тирә-юньдә хакимлек иткән матур көз озакламый кыш киләсен искәртте: кар бөртекләре күренде, салкынча җил исте. Әмма ярминкәгә барам дип алдан хәстәрлек күреп куйганнар мондый салкынча көнгә карамыйча, барыбер ярминкәгә ашыкты.

Ярминкәләргә йөри-йөри активлашып, остарып беткән, үзләренең авыл җирлекләреннән ит, сөт кебек авыл хуҗалыгы продукцияләре алып килүне оештыручылар бу юлы бик канәгать булуларын, продукцияләренең әйбәт сатылуы турында гапь кордылар.

"Сөт иле-Минзәлә" филиалы тәкъдим иткән катнаш азыкны бик тиз алып бетерделәр, бодай, арыш алучылар да, арпа, солы алыр идем диючеләр дә булды. Кадрәктән килүчеләр сөт өсте, эремчек, чәк-чәк әйбәт сатылды, дисә, Воровский исемендәге авыл җирлегеннән килүчеләр кош-корт итеннән тыш, кабакны әйбәт алдылар, икенче юлы күбрәк алып килербез, дип киләсе ярминкә турында кайгырттылар.

Ярминкәгә килгәндә, шәһәр халкы ит, сөт, бал, балык, йомырка, эремчек, кош-корт итләре алып кинәнде, кышкылыкка бәрәңгесен, кишерен, суганын туплап куйды, чәй табынына "Минзәлә" кафесы алып чыккан пешкән камыр ризыклары алды. Минзәлә урманчылыгы хәтта утын алып чыккан иде сату итәргә.

"Бу юлы барысын да алып булмады, киләсе ярминкәдә алырмын", диючеләр дә булды. Әйе, ярминкәгә чыга алмый калучылар, чыгып үзенә ошаган теге яки бу продукцияне алырга җае чыкмаганнар борчылмасын, ярминкәне карап, биредә сәүдәгәрлек итүчеләрнең хәлләрен белешеп йөргән район башлыгы Айдар Салахов мондый ярминкәләрнең Яңа елларга кадәр әледән-әле үткәрелеп торылачагын әйтте.

Безнең өстәмә

Бүгенгедәй бәйрәм рухында, күтәренке кәеф белән Минзәлә район хуҗалыклары, авыл җирлекләре һәм шәхси эшмәкәрләр 5 октябрьдә, 9 сәгатьтә, Яр Чаллы шәһәрендә (үзләренә махсус билгеләнгән урында- "Гараж-500" сәүдә мәйданында) ярминкә оештырачаклар.

Анда баргач, Минзәлә ярминкәсенең үз йөзе сизелеп, күренеп торсын дип, район башлыгы Айдар Салахов ярминкәне оештыручыларга таләпләр куйды. Продукциянең киң ассортименты булырга, тиешле санитария кагыйдәләрен истә тотарга, чисталык-пөхтәлек үтәлергә, электрон үлчәүләр, палатка-өстәлләр булдырырга, сатып алучыларны җәлеп итәрлек зәвык белән эшләнгән вывескалар куелырга тиеш, диде Айдар Фәслахович һәм "Бүгенге ярминкәдә дә оештырырга мөмкин иде дип, урманчыларга каен, имән пиннекләре, мәтрүшкә, киптерелгән юкә чәчәге, гөлҗимеш, авыл җирлекләренә киптерелгән һәм ысланган балык, балан, как, тозланган яшелчәләр һ.б.ларны сату итүне оештырырга була", дип киңәш итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев