Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүген Зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көне, ягъни Гарәфә көне

Гарәфә көне турында пәйгамбәребез (с.г.в.): "Гарәфә көнне тоткан ураза ике еллык гөнаһларны, Гашура көнне тоткан (Мөхәррәм аеның унынчы көне) ураза бер еллык гөнаһларны сөртә", - дигән. Шуның өчен күп кешеләр зөлхиҗҗә аеның беренче сигез көнендәге изгелекләренә өстәп, тугызынчы Гарәфә көнен тагын бер гыйбадәт - ураза гыйбадәте белән дә үткәрәләр. Кемдер...

Гарәфә көне турында пәйгамбәребез (с.г.в.): "Гарәфә көнне тоткан ураза ике еллык гөнаһларны, Гашура көнне тоткан (Мөхәррәм аеның унынчы көне) ураза бер еллык гөнаһларны сөртә", - дигән. Шуның өчен күп кешеләр зөлхиҗҗә аеның беренче сигез көнендәге изгелекләренә өстәп, тугызынчы Гарәфә көнен тагын бер гыйбадәт - ураза гыйбадәте белән дә үткәрәләр. Кемдер исә беренче сигез көнен дә һәм Гарәфә көнен дә ураза тотып үткәрә. Ни өчен бу көн Гарәфә көне дип атала, дигәндә, бу көнне Хаҗда булган кешеләр Гарәфә тавы үзәнендә өйләдән алып кояш батканчыга тикле догалар укып, теләкләр теләп торалар. Өч миллионнан артык кара, ак, сары, кызыл тәнле бөтендөнья мөселман халкы һәрберсе үз телендә, елый-елый, Раббыларына мөрәҗәгать итәләр, дога кылалар. Күп кешеләр ошбу мизгелләрдән соң үз илләренә гыйбрәтләнеп, тәэсирләнеп кайталар һәм кылган догаларының үтәлә башлауларын күреп хәйран калалар. Шуңа күрә, Гарәфә көне - Хаҗның иң әһәмиятле ноктасы, дип тә әйтергә була. Чөнки пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): "Хаҗ ул - Гарәфә" дигән. Ә Хаҗда булмаган барлык мөселманнар ошбу бөек көнне, югарыда искәрткән хәдискә таянып, уразада үткәрәләр. Һәм, иншәл-Лаһ, Аллаһның рәхмәте белән ике еллык гөнаһларын бетерергә тырышалар. Әлхәмдүлил-Ләһ, Аллаһның рәхмәте киң, ә безнең гөнаһларыбыз юк түгел. Ошбу изгелек кылу, гөнаһлардан пакьләнү форсатларын кулдан ычкындырмасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев