Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүгенге тормышка куанып яшим, ди Минзәлә районының Тауасты Байлар авылыннан тыл ветераны Тәзкирә Билалова.

Илебезгә немец гаскәрләре сугыш башлады дигән шомлы хәбәрне ул чакта ничек, кайда ишеткәнен хәтерләмәсә дә, тылда ничек хезмәт куйганнарын онытмаган әле ул. Гаиләдә биш бала үсәләр алар. Сугыш башланганда аңа 17 яшь була. Авылның әзмәвердәй ир-егетләре берәм-берәм сугышка китеп торалар. Әтиләре Кәшфетдин Гыйләҗев авылда тимерче була, шуңа аны башкаларга караганда...

Илебезгә немец гаскәрләре сугыш башлады дигән шомлы хәбәрне ул чакта ничек, кайда ишеткәнен хәтерләмәсә дә, тылда ничек хезмәт куйганнарын онытмаган әле ул.

Гаиләдә биш бала үсәләр алар. Сугыш башланганда аңа 17 яшь була. Авылның әзмәвердәй ир-егетләре берәм-берәм сугышка китеп торалар. Әтиләре Кәшфетдин Гыйләҗев авылда тимерче була, шуңа аны башкаларга караганда бераз соңрак җибәрәләр фронтка. Әтисе белән бертуган Фәрвәзетдин дә сугышка чакыру ала. Башка авылдашлары кебек, әнисе Шәмсеҗиһан белән әтиләренең исән-сау кайтуын тели-тели фронттан көн дә хат-хәбәр көтәләр алар. Гыйләҗевлар гаиләсен дә читләп үтми сугыш хәсрәте. "Тула шәһәрендә күмелде", дигән хәбәр генә килә сугышта һәлак булган әтиләре хакында. -Сугыш авылның һәр гаиләсенә кагылып узды: бер өй эченнән өчәр-дүртәр бертуган үлеп калучы гаиләләр күп булды, -дип искә төшерә ул елларны ветеран.Аннары сүзен дәвам итеп: -Колхоз мине ветфельдшер итеп куярга булды. Минзәләгә укырга җибәрделәр: 1 еллык курсны 6 ай гына укыдык, минем белән башка хуҗалыклардан да укучылар күп булды. Урысчам такы-токы булса да, тырышып укыдым. Имтихан биргәндә, практикаң 5ле, диделәр. Бу һөнәремне бик ошаттым, 10 ел колхозда ветеринар булып эшләдем. Маллар кырыла башлады, чөнки ачлык булгач, чир күп иде: атларда киң таралган бигрәк тә сакау, анемия, сыерларда яшур, мастит авырулары җанга тиде. Маллар да аз түгел иде хуҗалыкта, сыер фермалары, сарык фермалары бар иде. Мин исә берүзем өч хуҗалыкка: "Яңа юл", "Алга", "1040" колхозларында хезмәт куйдым, - дип сөйли ул. Сугыш чорында яшьлек дәрте, көч-куәте ташып торган Тәзкирә, ветфельдшер булу өстенә, бозаулар да карый. "45 баш бозау бирделәр берүземә. Тырышлыгымны кызганмадым. Тәүлеклек үсешне 1 килограммга җиткердем. Бу хакта колхоз җитәкчелеге партиянең район комитетына да мине мактап язып җибәрә. Энем Нияз райкомда инструктор булып эшли иде. "Синең хакта шундый яхшы хәбәр килгәч, сөенгәнемне белсәң иде", дип шатлыгын уртаклашты. Ул елларны монысы минем эш, монысы синеке, дип тормадык, - кайда кушсалар шунда эшләдек. Миңа да җир сөрү, чәчү, урак уру, көлтә ташу, ашлык сугу кебек эшләрдә катнашырга, атлар да, сыер да, үгез дә җигеп эшләргә туры килде. Әле кич утырып фронтка җибәрергә дип җылы бияләйләр, оекбашлар бәйләргә дә кирәк иде. Кайда эшләсәм дә, тир түгеп, намус белән эшләдем, - дип тылда эшләгәннәрен тасвирлады ветеран. Тыныч тормышка сусаган халык Җиңүне шатланып каршы ала. Сугыш беткәч, 1947 елда, Тәзкирә сугыштан кайткан авыл егете Флүр Билалов белән тормыш корып җибәрәләр. Гаилә бөтенлеген уллары Фәрит тулыландыра, әмма сабыйлары 3 яшендә вафат була. Аннан соң Фәридә, Фәннур дөньяга килә. 40 елга якын тату гаилә булып гомер кичерәләр алар. Сугыш газапларын үз башыннан кичергән ире Флүр күптән гүр иясе инде. Элек-электән әлеге хуҗалыкта шундый традиция яшәп килгән: алдынгы эшчәннәрне пенсиягә чыккач та колхоз матди яктан кайгыртып торган - пенсиясенә өстәмә түләгән. Колхозлар таралгач бу традиция дә онытыла. Тырыш хезмәтен бәяләп райком, колхоз идарәсе тарафыннан бирелгән грамоталары санап бетергесез Тәзкирә Билалованың. Болар - аның хезмәт юлына бәя бирүче күзгә күренеп торган җимешләр. Ә бит әле кешеләрнең чын күңелдән әйткән сүзләре, изге теләкләре күпме? Авыл ветеринарына ярдәм, киңәш сорап килүчеләр әле пенсиягә чыккач та байтак еллар дәвам итә. Сәламәтлеге какшап, дүрт ел элек бер аяксыз кала ул. Бүгенге көндә килене Люзия белән улы Фәннүр карамагында. Әмма төшенкелеккә бирелеп утырмый, 90 яшендә дә ягымлылыгын саклап калган ветеран үзен шат итеп тота, шаян сүзләргә дә саран түгел. Әле күзләре дә үткен, күзлек кими. Авыл почтальоны китергән газеталарны да иң беренче аның кулына тоттыралар. "Минзәлә", "Татарстан яшьләре", "Безнең гәҗит" газеталарын көтеп алам, дини китапларны да алып кайтып торалар, ди ул. "Бәйләм бәйләргә ярата. Авылда аның бәйләп биргән оекбашын, бияләен кимәгән кеше бар микән. Бәйләргә җепне җиткереп булмый, тиз бәйли", ди килене кайнанасы турында. Ә Тәзкирә апа "Яшь бала кебек тәрбиялиләр, хәлең ничек дип кенә торалар", дип уртак тел табып, өч дистә елга якын бер түбә астында яшәүче, авылның үрнәк гаиләләренең берсе булган улы Фәннүр белән килене Люзиянең, оныкларының игелекләре өчен рәхмәтен укый. Күршеләребез дә бик ярдәмчел, гомергә рәхәт яшәсеннәр", дип юанды ул безгә очрашу вакытында. Хөкүмәтебез җитәкчелегенә дә тол ветеран буларак торак йортлы иткәне өчен рәхмәтле булуын җиткерде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев