Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүгенгесен барлап, алдагысын уйлап

Менә икенче дистә ел инде Минзәлә җирен үзгәртеп коруда "Лига" ҖЧҖ зур өлеш кертә. Ул башкарган олы эшләр, корган объектлар исемлегендә район клублары, социаль объектлар, ипотека буенча төзелгән йортлар һәм башка мөһим төзелешләр.

Коллектив заман икътисады кануннарын уңышлы үзләштерә һәм соңгы елларда үзенең эшчәнлеген киңәйтә бара. Юбилей уңаеннан безнең хәбәрчебез Дилфас Галиев "Лига" ҖЧҖ директоры Николай Степанов белән әңгәмә корды.

- Николай Николаевич предприятиене оештыргач эшне нинди объекттан башладыгыз?

- Безнең предприятие 1993 елда оешты һәм иң беренче итеп элеккеге салым инспекциясен төзедек, "Каминбанк" бинасын капиталь ремонтладык. Башта безнең үз базабыз юк иде, Минзәлә автомәктәбендә бер бинаны арендаладык. Аннары район башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев яр-дәме белән элеккеге МУРБ территория-сендәге базага урнаштык. Шулай эшләр җанланып китте, Минзәлә үзәк хастахәнәсен капиталь ремонтладык, Әтрәкле авылы клубын, Татар Мөшегесендә җәмәгать үзәге төзедек. Акчасызлык, икътисади бөлгенлек елларында эш бераз тукталып та торды. Әмма без башлаган эшләребезне ахырына кадәр җиткердек. Һәр объектны тапшыру-кабул итү тантаналарында үз исемебезгә күп кенә җылы сүзләр ишеттек, бүләкләр, рәхмәт хатлары алдык.

- Болары инде кичәгесе эшләр. Ә менә иртәгәсе көнне, "Лига"ның алдагы переспективасын ничек күзаллыйсыз?

- Төзелеш күләме арту белән безнең төп проблемалар да үзгәрә бара. Хәзергесе вакытта бездә 55 кеше хезмәт куя, җәйге чорда эш күләме артканда эшләүче кешеләр саны 100 кешегә җитә. Безгә эшкә штукатур-малярлар кирәк. Коллектив тот-рыклы, узган ел без 55 миллион сумлык төзү-монтаж эшләре башкардык. Быел да эш күләмен шушы күрсәткечтән киметмәскә уйлыйбыз. Бүгенге көндә Минзәлә медицина училищесын, Югары Тәкермән авылында мәктәпне капиталь төзекләндерәбез. Шулай ук республикадагы Мамадыш спирт заводын капиталь ремонтлыйбыз, реконструкция ясыйбыз. Бу объектта иң зур эш күләме, төзүчеләребез анда вахта методы белән эшлиләр. Шулай ук узган ел Түбән Камада аракы заводында, Бөгелмә спирт заводында һәр-берсе 1000 квадрат метр-лы күмәртәләп сату склады төзеп файдалануга тапшырдык.

Шунысы да мөһим: әлеге объектларның төп заказчысы - "Татспиртпром" ААҖ һәм аның генераль директоры Гиоргий Куприянов йөзендә без биредә үзебезгә ышанычлы һәм таләпчән партнер да таптык. Бу хезмәттәшлек, заказчының катгый та-ләпләрен үтәү безне һәрвакыт югары һөнәри әзерлектә булырга, йөкләнгән эшне вакытында һәм югары сыйфат белән башкарырга мәҗбүр итә.

Тиздән Калморза авылында җәмәгать үзәге төзи башлыйбыз. Җирле бюджет үткәргән тендорда катнашып отабыз һәм төзелеш эшләрен башлыйбыз. Әле узган ел гына яңа территория, төзелеш күләменең артуы сәбәпле стекло пакетлар җитештерү өчен элеккеге янгынга каршы көрәшү бинасын район башлыгы Рәсим Садыков ярдәме белән безгә бирелде.

- Николай Николаевич техника паркы яңартыламы?

- Төзелеш эшләрен башкару өчен бөтен кирәкле техника җитәрлек, финанс мөмкинлегенә карап техниканы яңартырга тырышабыз.

- Юбилей уңаеннан предприятиегез һәм эшчеләрегез нинди бүләкләр белән бүләкләнде?

- Предприятиебез Россия төзүчеләр союзының "Төзүче даны" дигән Почет билгесенең Сертификаты белән бүләкләнде. Нигездә, безнең коллективта үз эшенә чын күңелдән бирелгән, тырыш, оста куллы һөнәр ияләре хезмәт куя. Ә эшче хезмәткәрләр: Әлфинур Шафикова, Владимир Кульков, Виктор Карасев, Сергей Хаматханов, Виталий Груздев, Фирая Асылмәрданова, Андрей Нуриев, Азат Сәйфетдинов, Виктор Новицкий Россия төзүчеләр союзы президентының, район башлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Менә шундый күркәм эшләр белән каршыла-ды "Лига" ҖЧҖ хезмәт-кәрләре үзләренең юбилейларын.

Безгә калса, "Лига" ҖЧҖ предприятиесенең киләчәге өметле. Алар алга таба да үзләренең сыйфатлы төзү-рекон-струкция эшләре белән шәһәр, район, респуб-лика халкына шатлык китерерләр әле. "Лига" ҖЧҖ шәһәребездә һәм районда иң эре һәм мөһим төзү-монтаж оешмасы булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев