Минзәлә
  • Рус Тат
  • Бәхет алып килсен

    Халыкара хатын-кызлар бәйрәме дә килеп җитте. Бу матур көн чәчәк бәйләмнәре, язгы кояш, бүләкләр, онытылмас кичерешләр белән истә кала. 8 Март бәйрәмен яратмаган бер генә хатын-кыз да юктыр, мөгаен.

    Гуля Соловьева, эшмәкәр:

    - Сигезенче март - язның бе­ренче бәйрәме, бу көнне һәр хатын-кыз үзен бәхетле, гүзәл һәм сөекле итеп тоя. Шуның өчен дә бу бәйрәм күңелемә бик якын минем. Бәйрәм өчен иң матур бүләк - чәчәк бәйләме, минемчә. Бу язгы матур көндә барлык хатын-кызларга күңел күтәренкелеге, бәхет телим.

    Надежда Титова, 2 нче урта мәктәп укытучысы:

    - 8 Март бәйрәмен бик яра­там. Гадәттәгечә, аны өйдә, туганнарым һәм якынна­рым янәшәсендә уздырам. Иң мөһиме - бу бәйрәмдә көнозынына җитәрлек күтәрен-ке кәеф булу. Гүзәл затлары­бызга планнарының тормышка ашуын телим, бу көнне үзләрен иң бәхетле, бердәнбер, сөекле итеп тойсыннар иде.

    Светлана Петрова, 8 нче бала­лар бакчасы өлкән тәрбиячесе:

    - 8 Март бәйрәме һәрчак нин­дидер яңа, якты хисләр алып килә, ә без, хатын-кызлар, бу бәйрәмдә үзебезне аеруча бәхетле тоябыз. Гүзәл затлары­быз эчкерсез хисләр кичерсен, ярату һәм яратылу тойгылары белән яшәсеннәр иде.

    Эльмира Галимова, Иркәнәш мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе:

    - Минем өчен 8 Март - бик күркәм бәйрәм, башка бәй-рәмнәрдән аерылып тора дип уйлыйм. Гадәти көннәрдә булмаганча, бу көнне ир-егетләребез аеруча роман­тик рухта булып алалар. Ә бәйрәмгә килгәндә, мин аны туганнарым һәм якыннарым янәшәсендә каршылыйм. Һәм, әлбәттә, эштә дә уздырам. Бу матур язгы көндә шат күңелле, бәхетле булуыгызны телим. Ир-егетләр чәчәкләрне бәйрәмдә генә түгел, башка көннәрдә дә бүләк итсен иде.

    Гөлнара Юнысова, студент:

    - 8 Март - елның иң күңелле бәйрәме: чәчәкләр, бүләкләр, шат йөзләр... Минем өчен иң мөһиме шул, бу бәйрәм яз китерә. Башкаларга ничектер, миңа балачактан ук яз җитүе Әниләр бәйрәме - 8 Март белән аваздаш. Мин бәхетле, чөнки янәшәмдә иң якын, кадерле булган хатын-кызлар күп, мин аларны чын күңелдән гүзәл бәйрәм белән котлаячакмын.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: