Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бикбау – батырлар төбәге

Бикбау авылында яңартылган "Батырлар төбәге" дип аталган мемориаль комплекс ачылу тантанасы авыл халкында мәңгегә истә калыр. Әлеге мемориаль комплекс Әфган сугышының дәһшәтен, бөтен авырлыгын һәм газапларын, кайгы-хәсрәтләрен үз җилкәләрендә татыган әфганчы егетләр хөрмәтенә ачылды. Ул шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында яу кырында ятып калган (алар барысы 378), сугыштан исән-сау...

Бикбау авылында яңартылган "Батырлар төбәге" дип аталган мемориаль комплекс ачылу тантанасы авыл халкында мәңгегә истә калыр.

Әлеге мемориаль комплекс Әфган сугышының дәһшәтен, бөтен авырлыгын һәм газапларын, кайгы-хәсрәтләрен үз җилкәләрендә татыган әфганчы егетләр хөрмәтенә ачылды. Ул шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында яу кырында ятып калган (алар барысы 378), сугыштан исән-сау әйләнеп кайтып вафат булган (149), яп-яшь килеш Совет Армиясе сафларына китеп, изге бурычларын үтәгәндә һәлак булган егетләр, шулай ук кайнар нокталарда хезмәт итеп кайтып, хәзер исә шул дәшһәтле көннәрнең шаһиты булып яшәүче авылдашлары хөрмәтенә дә ул.

Театр артистлары солдат хезмәтен үтәргә китеп, Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгәндә гарипләнеп кайткан батыр герой турында театраль күренеш күрсәттеләр. Аны караганда бик күпләрнең күзеннән яшь тамды.

Әлеге тантанада район башлыгы Айдар Салахов чыгыш ясап, түбәндәгеләрне әйтте:

-Бу комплексны ачу бик зур вакыйга. Әфган сугышында катнашкан егетләребез һәм авылдашларыбыз дәррәү кубып комплексны төзергә алындылар. Мондый һәйкәлләр ясау яшьләрне патриотизм үрнәгендә тәрбияләүдә яхшы алым булып тора. Киләчәктә дә бердәм булып, шулай оешып, авыл өчен тагын бик күп эшләр эшләргә язсын.

Айдар Фәслахович комплексны төзүдә башлап йөрүчеләрне исемләп телгә алды, абыйлы-энеле Илгизәр һәм Азат Әхмәтхановларга, Айдар Хамаевка район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Айдар Хамаев Россия әфганчы-ветераннар исеменнән шушы комплексны төзергә акчалата ярдәм күрсәткән бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Алмаз Шәриповка һәм Айдар Салаховка рәхмәтен белдереп, Мактау кәгазе тапшырды. Ул шулай ук кайнар ноктада хезмәт иткән авылдашы Айдар Хаҗиевка махсус медаль тапшырды. Сергей Владимиров Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 25 ел тулу уңаеннан чыгарылган медальне Әфганстанда хәрби бурычларын үтәгән биш Бикбау ир-егетенә тапшырды.

Авыл җирлеге башлыгы Люзия Мәрдәмшина комплекс төзүдә актив катнашкан дистәдән артык кешегә авыл җирлегенең Рәхмәт хатларын бүләк итте.

Биредә чыгыш ясаган һәр кеше киләчәктә илебездә сугыш афәте кабынмасын, солдатларыбыз тыныч тормышта хезмәт итсен дип теләк теләделәр, авыл үзәгендә ачылган мемориал комплексның бары тик тарихны чагылдыручы комплекс булырга тиешлеген һәм аны саклап, һәрвакыт карап торырга кирәклеген азсызыклап киттеләр.

Әфганчы егет Мәхмүт Корбангалиев бергә хезмәт иткәндә вафат булган Альберт Харрасовның әнисенә махсус бүләк алып килгән иде. Әфганда хезмәт иткән егетләрнең әниләре Мөсәярә Садретдинова һәм Зөлкәбирә Харрасова үзләренең чыгышларында, комплексны төзүдә катнашкан авылдашларына рәхмәтләрен җиткерделәр.

-Без бу тантанага күз яшьләре белән килдек, күңел тулгач, баш иеп китәргә урын булды, әлеге комплекс әти-әниләребезне, бабаларыбызны, улларыбызны искә төшереп торачак, - диде алар.

Аннары тантанага җыелган халык сугышта һәм сугыштан кайтып үлгәннәрне бер минут тынлык белән искә алды.

Әлеге чара җыр-моң белән үрелеп барды. Һәвәскәр композитор Рөстәм Әхмәтханов әфганчылар турында махсус җырлар язган, ул аларны үзе үк башкарды. Тантананы авылдашлары, театр артисты Эльмира Гәрәева алып барды. Ул "Бикбавым" дигән җыр белән тәмамланды.

Сан

Районыбызда әфганчылар идеясе белән ачылган бу комплекс - икенчесе. Бикбау авыл җирлегеннән Әфганстанда 15 егет хезмәт иткән, бүгенге көндә 13е төрле өлкәләрдә хезмәт куя, икесе әфганда алган йөрәк яраларыннан вафат булган. Кайнар нокталарда биш егет хезмәт иткән, бүгенге көндә алар исән-сау эшләп йөриләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев