Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Булдырыйм дисәң, була икән!

Шәһәребез урамнарына чыксаң, тротуарларның җитәрлек булмавы җәяүлеләрне аеруча борчый торган мәсьәлә: күп урамнарда алар я гел юк, булганнарының да байтагына ремонт таләп ителә. Бу мәсьәләне газета укучыларыбыз да даими төстә газета битләрендә күтәреп торалар. Кадомцевлар урамында да (Боз сарае яныннан башлап Гурьянов урамына кадәр) әлеге проблема күп еллардан бирле халыкның...

Шәһәребез урамнарына чыксаң, тротуарларның җитәрлек булмавы җәяүлеләрне аеруча борчый торган мәсьәлә: күп урамнарда алар я гел юк, булганнарының да байтагына ремонт таләп ителә. Бу мәсьәләне газета укучыларыбыз да даими төстә газета битләрендә күтәреп торалар.
Кадомцевлар урамында да (Боз сарае яныннан башлап Гурьянов урамына кадәр) әлеге проблема күп еллардан бирле халыкның җелегенә тигән иде: моңарчы җәяүлеләр автомобильләр белән бер юлдан йөрергә мәҗбүр булды. Быел, ниһаять, йөк урыныннан кузгалды: әлеге урамда тротуар ясадылар. Тротуарны ясаучыларга кыенлыклар белән дә очрашырга туры килде, чөнки урамның су агып ятучы ерганагы да бар иде бит. Шунлыктан бу урынга күпер ясап куелды (рәсемдә).
Шәһәр урамнарында тротуарлар салына башлау минзәләлеләр өчен әлбәттә сөенеч! Шушы уңайдан җәяүлеләрнең дә фикерләрен белештек.
Гөлсинә Абдуллина, пенсионер:
- Мин үзем Рыночная урамында яшим, автобустан төшкәч, үзебезнең урамга кергәнче, машина фәлән бәреп китмәсен дип, як-якка карый-карый җәфаланып бетә идек, хәзер рәхәткә чыктык. Тротуарлар салу эше башка урамнарда да дәвам иттерелсен иде.
Любовь Богомолова, Светлана Жирнова, "Чиста шәһәр" ҖЧҖ эшчеләре:
- Безгә шәһәр тормышы яхшы таныш. Уңай үзгәрешләр күреп сөенәбез. Шуңа да әлеге урамда яшәүчеләрнең, бигрәк тә җәяүлеләрнең шатлыкларын уртаклашабыз. Әле бүген шушы тротуардагы металлдан ясалган күперчекне буярга килдек. Шәһәрне төзекләндерүгә безнең дә өлешебез керүенә куанабыз.
Тимур Суфиев, гимназиянең 7 сыйныф укучысы:
- Без яши торган Садак бистәсендә дә тротуарлар ясасыннар иде. Гимназия тирәсендәге урамнарда тротуарлар булгач, өйдәгеләр безне мәктәпкә тыныч күңел белән озаталар. Укытучылар да "Тротуардан гына йөрегез", дип һәрчак искә төшереп торалар.
Кичләрен баганаларда лампочкалар сирәк янганлыктан, элек урам бик караңгы, килеп җитмичә, юлдан кеше барганы күренми дә иде. Кадомцевлар урамындагы баганаларга яктырткычлар да урнаштырылды. Уңайлыклар тудырыйм дисәң, мәсьәләне хәл итеп була икән бит!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев