Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Буталчык йортлар

"Минзәлә" ММҮгә шәһәребезнең Изыскательләр бистәсендәге 4 нче, 5 нче комплексындагы йортларның нумерацияләрен тәртипкә китереп булмас микән ,дип пенсионер Вәкил ВАХИТОВтан хат алган идек. Анда мондый юллар бар: -Безнең урамда ике йорт 4 нче комплекс булып йөри, аннары 5 нче комплекс китә, урам ахырындагы йортлар тагын 4 нче комплек. Садак бистәсе...

"Минзәлә" ММҮгә шәһәребезнең Изыскательләр бистәсендәге 4 нче, 5 нче комплексындагы йортларның нумерацияләрен тәртипкә китереп булмас микән ,дип пенсионер Вәкил ВАХИТОВтан хат алган идек. Анда мондый юллар бар:

-Безнең урамда ике йорт 4 нче комплекс булып йөри, аннары 5 нче комплекс китә, урам ахырындагы йортлар тагын 4 нче комплек. Садак бистәсе әле яңа төзелде, әмма анда бар урамнарның исемнәре бар, йортлар нумерацияләнгән. Йорт нумерацияләренең тәртиптә булмавы почтальоннарга гына түгел, барлык шәһәрдә яшәүчеләргә дә, янгын сүндерүчеләргә дә, башка службаларга да, читтән килүчеләргә дә кыенлыклар тудыра.

Шәһәр башкарма комитеты шушы мәсьәләне хәл итәр дип өмет итәбез: 1 нче, 2 нче, 3 нче комплексларны комплекс итеп калдырырга да, 4 нче, 5 нче комплексларга урам исемнәре кушарга. Ә урамнарга атказанган кешеләрнең, үзебезнең як табигатенә, тарихына бәйле исемнәрне кушарга кирәк. Шул чагында безнең урамнар да "Чиста шәһәр"нең "үги" урамнары булып йөрмәсләр иде. Без дә бит үзәк урамнарда яшәүчеләр кебек үк салымнар түлибез.

Әлеге хат уңаеннан район башкарма комитетының архитектура, төзелеш һәм ТКХ бүлеге начальнигы урынбасары Илсия Гатина мондый аңлатма бирде:

- Билгеле, әлеге урамда яшәүчеләрнең иң башта шәһәр башкарма комитетына мөрәҗәгать итүләре кирәк. Урамнарга исем бирү тәртибе болай башкарылырга тиеш: шәһәр советы каршында төзелгән топономик комиссия тарафыннан теге яки бу урамга исем бирү мәсьәләсе тикшерелә. Соңыннан ул шәһәр советы сессиясендә раслана.

Дөрес, моңа бәйле рәвештә күчемсез милеккә кагылышлы документларны да үзгәртергә туры килә. Бу очракта архитектура почта адресы үзгәрү турында белешмә бирә, аннары йорт хуҗалары шушы белешмә нигезендә шәһәр башкарма комитетының карарын (постановлениесен) алырга тиеш булалар. Менә шуның буенча күчемсез милекнең дәүләт кадастр паспортына үзгәрешләр кертелә, аннары росреестрда дәүләт теркәве үткәрелә.

Күргәнегезчә, урамга исем куштырыр өчен теләк кенә түгел, күпме акча (шул урамнарда яшәүчеләрнеке дә) һәм вакыт кирәк икән. Ике юлның берсен сайлыйсы кала: элеккеге архитекторларның уйлап бетермәве аркасында җайсызлыклар күреп яшәүне дәвам итәргә, яисә бернигә дә карамыйча хәрәкәт итә башларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев